+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 сентябрь 2021, 21:35

Уфа урамнарына яңа автобуслар чыкты

Уфаның иң күпсанлы пассажирлар йөрүче маршрутларына 60 автобус өстәделәр. Кичә иртәнге алтыдан яңа "НефАЗ"лар һәм "Вектор NEXT"лар линиягә чыга башлады.

Уфа урамнарына яңа автобуслар чыкты
Уфа урамнарына яңа автобуслар чыкты

Яңа техника автобуслар җитмәү күзәтелгән юнәлешләр буенча йөриячәк. Бу - 51, 69, 75, 39, 30 һәм 30К кебек Уфа маршрутлары. Берничә транспорт Уфа яны маршрутларына да бирелде.

Яңа автобуслар пассажирларга хәбәр итүнең электрон системасы (автоинформатор һәм табло), ГЛОНАСС навигацион юлдаш системасы, тахограф һәм аппарель белән җиһазландырылган, аларда инвалид коляскалары өчен махсус урын каралган.

Сатып алынган модельләрнең төп аермасы - видеокүзәтүнең сигез камералы системасы, гаджетлар зарядкасы өчен USB-разъемнар һәм пассажирлар агымын күзәтүнең автоматлаштырылган системасы.
Мәгълүм булуынча, 16 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Vector NEXT" һәм «НефАЗ»ның яңа модельләре белән үзе танышкан иде.

– Без «Башавтотранс» өчен чираттагы пассажир автобуслары партиясен тапшырдык. Бу автобусларның барысын да Уфа линияләренә куячакбыз һәм тагын сатып алачакбыз. Мин бу елларда булган уңайсызлыклар өчен халыктан гафу үтенәм. Без, асылда, автобуслар маршруты хәрәкәтен оештыруның җинаятьчел системасын җимердек. Гади генә булмады, әмма барысы да яхшыга дип уйлым, - дигән иде үз чыгышында Радий Хәбиров.

Фото: bash.news


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: