+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 сентябрь 2021, 19:40

Тикшерүләр дәвам итәчәк

Уфа оператив штабының Колл-үзәге җылыту сезоны башлану буенча 1 500дән артык мөрәҗәгать кабул иткән.

Тикшерүләр дәвам итәчәк
Тикшерүләр дәвам итәчәк

22 сентябрьдән торак-коммуналь хуҗалык системасы эшчәнлеге буенча Уфаның оператив штабының бердәм Колл-үзәге җылыту сезоны башлану буенча халыктан 1 500дән артык мөрәҗәгать кабул итте. Бу хакта шәһәр башлыгы Сергей Греков атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте, аны республика җитәкчесе Радий Хәбиров алып барды.

Исегезгә төшерәбез, җылыту, коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау дөреслеге, кар чистарту сыйфаты һәм башка оператив мәсьәләләр буенча яшәүчеләр штабның күпканаллы колл-үзәге телефонына ((347) 277-09-11) шалтырата ала.

Җылыту сезонына әзерлек темасын дәвам итеп, республика Дәүләт торак күзәтчелеге рәисе Андрей Агапов хәбәр иткәнчә, күпфатирлы йортларны тикшерү барышында 23 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган.

- Хәлне тиз арада төзәтергә мөмкин булмаган урыннарда без 4 507 күрсәтмә яздык, административ хокук бозулар турында 1 109 эш кузгаттык, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 691 кисәтү бирдек, шул исәптән 68 урындагы үзидарә органына, – диде Андрей Агапов.

Башкортстан Башлыгы торак-коммуналь хуҗалык объектларының җылылык чорына әзерлеген тикшерүне дәвам итәргә, шулай ук, җылылык өчен артык түләүне булдырмас өчен күпфатирлы йортларда уртак милек составына керүче биналарның гомум мәйданын чагыштырып карарга кушты.

– Алга таба да торак фонды объектларын принципиаль тикшерүне дәвам итегез, – диде Радий Хәбиров. - Шулай гына без торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге вәзгыятьне уңай якка үзгәртә алабыз.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: