+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 сентябрь 2021, 19:55

“Уфа — Ырынбур” экспрессына старт бирелде

Бүген «ВДНХ-Экспо» мәйданчыгында эшли башлаган «Урал транспорты» VI Халыкара форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Ырынбур өлкәсе Хөкүмәте Рәисе, губернатор Денис Паслер һәм Куйбышев тимер юлы – «Русия тимер юллары» җәмгыяте филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев Уфа – Ырынбур маршруты буенча тизйөрешле «Орлан» поездын озату тантанасында катнаштылар.  

“Уфа — Ырынбур” экспрессына старт бирелде
“Уфа — Ырынбур” экспрессына старт бирелде

Исегезгә төшерәбез, әлеге транспорт проектының беренче этабы 2021 елның апрелендә Уфа – Күмертау участогында тимер юл элемтәсен эшләтеп җибәрү булды. «Орлан» экспрессы республика халкына аны 3 сәгать 50 минут эчендә узарга мөмкинлек бирде, ә элекке кебек 6 сәгать 50 минут дәвамында түгел. Ырынбурга кадәр 409 километр араны яңа поезд 6 сәгатьтән дә кимрәк вакытта узачак.

- Уфа белән Ырынбур арасында шәһәр яны тимер юл элемтәсе 11 ел буе булмады. Бүгенге көннән башлап тиз һәм уңайлы экспресс «Орлан» Башкортстан халкының якынаюына, бизнеска һәм туризмга ярдәм итәчәк, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. — Куйбышев тимер юлына безнең республикада транспорт инфраструктурасын үстерү буенча билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда эшлекле мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Киләчәктә Башкортстанда бергәләп күп мәсьәләләрне хәл итәрбез әле.

Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/145769.html

Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/145769.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: