+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 сентябрь 2021, 15:05

“Төрле форумнарны, очрашуларны кыскартырга!”

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров, коронавирус таралуга бәйле, шундый таләп куйды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә төбәк халкын битлек режимын сакларга чакырды. Ул белдерүенчә, әлеге режимны үтәү буенча тикшерүләр үткән 30 сәүдә үзәгенең алтысы гына яшел зонада, ягъни аларда хокук бозулар ачыкланмаган.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, киңкүләм чараларны мөмкин кадәр киметергә кушты. Бу катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле.

“Без җәй көне бик күп чаралар уздырдык. Әйдәгез, хәзер төрле форумнарны һәм очрашуларны кыскартыйк. Мин сездән Транспорт форумын үткәрүегезне генә сорыйм, чөнки без инде кунакларны чакырдык”, — диде ул.

Республиканың спорт министры Руслан Хәбибов билгеләп үтүенчә, төбәктә календарьга кертелгән рәсми ярышлар гына үткәрелә. Әмма катнашучылар буш залларда, тамашачыларсыз чыгыш ясый. Бу чикләү профессиональ клубларга (“Салават Юлаев” хоккей клубына, “Уфа” футбол клубына һәм “Урал” волейбол клубына) кагылмый. Әлеге командалар җитәкчеләре Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча республика оператив штабына тамашачылар урыннарын 50 процентка тутыруны сорап мөрәҗәгать иткән.

Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итүенчә, мәдәни чаралар календарь һәм гастроль планнары буенча үткәрелә. Учреждениегә керү ПЦР-тестлар, яки прививка турындагы сертификат белән генә рөхсәт ителә.

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, өстәмә ковид-госпитальләр ачу турында карар кабул ителгән. Бу хакта оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Азат Рәхмәтуллин белдерде.

“Катлаулы эпидемио­логик хәлгә һәм авырулар санының артуына бәйле рәвештә, өстәмә рәвештә 770 койка-урыны булган дүрт ковид-госпиталь ачылды”, — диде ул. Радий Хәбиров коронавирус белән авыручылар өчен дарулар сатып алырга кушты. Ул билгеләп үтүенчә, авыруларга бушлай дарулар бирүдән туктауга дәваханәләргә йөкләнеш арта.

Әйе, республикада коронавирус пандемиясе җиңелергә уйламый әле. Узган тәүлектә 374 яңа очрак теркәлгән, ә инфекция йоктыру­чыларның гомум саны 65684 кешегә җиткән. Узган атнада республикада, гомумән, 2806 кеше авырган. Савыгучыларга килгәндә, соңгы тәүлек эчендә — 67 пациент, барлыгы 56700 кеше бу мәкерле чирдән котылган. Төбәккә 1,759 миллион доза “вируска каршы” вакцина кайтарылган. Беренче компонент белән 1,269 миллион кешегә вакцина ясалган. 1,160 миллион кеше вакциналануны төгәлләгән. Республикада 203 вакциналау пункты эшли.

Шунысы кызганыч: коронавирус белән авыручылар арасында балалар саны арта. Бу хакта “Роспотребнадзор”ның республика идарәсе башлыгы Анна Казак хәбәр итте. Статистика буенча, 730 белем бирү оешмасында коронавирус инфекциясе йоктыру очраклары ачыкланган. “Биш кешедән артык бала авырган сыйныфларда карантин кертелә. Бу чикләү чарасы төбәкнең 279 мәктәбендә (768 сыйныф) кертелде, — диде Анна Казак. — Бу атнада барлык белем бирү оешмалары буенча рейдлар үткәреләчәк”. Башкортстанның баш санитар табибы билгеләп үтүенчә, кешеләр чикләү чараларын үтәми башлаган. Сәүдә үзәкләрендә, транспортта һәм киңкүләм чараларда битлек режимы һәм социаль дистанция сакланмый. Анна Казак хәвефсезлек чаралары үтәлешен катгый контрольдә тотарга чакырды.

Республика шәһәрләрендә һәм районнарында күпфатирлы йортларга җылылык бирә башладылар, дип ассызыклады киңәшмәдә төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова. Бүгенге көнгә 16 меңнән артык күпфатирлы йорт, ягъни аларның 98 проценты, үзәк җылыту сис­темасына тоташтырылган. Шул исәптән Уфа шәһәре буенча йортларның 96 процентына җылылык бирелгән.

“Республикада күпфатирлы 242 йорт әлегә җылытылмый, шуларның 212се — Уфада. “Бу башкаланың җылылык бирүгә ике көн элек керешүе белән бәйле. Әле барлык йортларны да тоташтырып өлгермәдек”, — дип аңлатты Ирина Голованова.

Моннан тыш, Салават шәһәрендә, Әлшәй һәм Ишембай районнарында да җылылык белән тәэмин ителмәгән йортлар бар. “Монда төп ике сәбәп күзаллана. Беренчесе — халык тарафыннан җылылыкка соңрак тоташу турында карар кабул ителү. Һәм икенче сәбәп — эшләтеп җибәргәндә җылылык трассасына зыян китерү. Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы барлык объектларны контрольдә тота”, — диде Ирина Голованова.

Социаль объектларга килгәндә, хәзерге вакытта республикада 5 464 объект, яки аларның 99 проценты, үзәк җылыту системасына тоташтырылган. 29 учреждение тоташтырылмаган килеш кала. “26 объект Уфага туры килә. Аларның берсе дә сәламәтлек саклау яисә мәгариф объектларына карамый. Шәһәр җылылык бирүне кулланучылар заявкасы буенча гамәлгә ашыра”, — дип өстәде ул.

Киңәшмәдә, шулай ук, “Уфимское Забелье” проектының перспективалары каралды һәм республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүдә бизнес-шерифлар эше анализланды.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

“Төрле форумнарны, очрашуларны кыскартырга!”
“Төрле форумнарны, очрашуларны кыскартырга!”
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: