+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 сентябрь 2021, 17:11

Республика Башлыгы Гали Искалиев белән очрашты

Яклар арытаба хезмәттәшлек турында сөйләште.

Республика Башлыгы Гали Искалиев белән очрашты
Республика Башлыгы Гали Искалиев белән очрашты

Бүген Нур-Солтанда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Казахстанның Көнбатыш Казахстан өлкәсе хакиме Гали Искалиев белән очрашты. Көн тәртибендә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, сәнәгать, эшлекле һәм мәдәни-мәгариф элемтәләрен ныгыту мәсьәләләре иде.

- Башкортстанның бүгенге көндә ни дәрәҗәдә уңышлы үсүен беләбез. Күрәбез, республика бизнесы экспортка актив чыга, яңа сату базарларын эзли. Казахстанның барлык төбәкләре сезнең белән хезмәттәшлек итәргә теләр иде дип әйтә алам. Безнең өлкә Башкортстанның бизнес даирәсе вәкилләрен үз территориясендә күрергә тели, - диде Гали Искалиев.

- Уфадан безне бары тик 700 километр аерып тора. Безне сезнең белән юл инфраструктурасы, Урал елгасы бәйли. Безнең төбәктә башкорт диаспорасы да бар - якынча 400 кеше. Алар барысы да бик актив. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республиканың рәсми делегациясе белән бергә Казахстанга Башкортстанның 33 эре предприятиесе вәкилләре кергән бизнес-миссия дә килде.

Очрашу барышында яклар ике төбәк хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре турында фикер алышты. Болар - беренче чиратта, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм фән. Әйтик, Көнбатыш Казахстан өлкәсендә газның һәм газ конденсатының эре яткылыклары бар. Төбәккә Казахстанда газ конденсаты чыгаруның гомум күләменең 99 проценты туры килә. Һәм өлкә Башкортстанның газ эшкәртү предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү яклы.

Радий Хәбиров һәм Гали Искалиев үзара хезмәттәшлек буенча даими эшләүче эш төркеме кысаларында төбәкара элемтәләрне үстерергә килештеләр.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: