-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 сентябрь 2021, 19:13

Уфаны зур үзгәрешләр көтә

Бу үзгәрешләр якын арада булачак.

Уфаны зур үзгәрешләр көтә
Уфаны зур үзгәрешләр көтә

Уфаның яңа шәһәр Советы һәркемгә ачык булачак, әмма аны җитди үзгәрешләр көтә, дип белдерде "Облака" заманча сәнгать үзәге директоры, Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Валериан Гагин.

Валериан Гагин бермандатлы сайлау округлары буенча Уфа шәһәр Советының V чакырылыш составына депутат булып сайланды. Аның Советка Уңайлы шәһәр мохитен һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча яңа даими комиссия рәисе итеп сайлануы турында язган идек инде. Депутат ассызыклаганча, Уфада хәзер бик күп объектлар төзелә.

"Уфа үсә, ике яр буйлары булган шәһәргә әйләнә. Һәм болар барысы да якын арада булачак, - дип билгеләде Гагин. - Өстәвенә, Уфаның 450 еллыгын үткәрәсе бар, һәм бу да зур бурычлар куя. Шәһәрне зур үзгәрешләр көтә, эшләр киеренке булачак".

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: