+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 сентябрь 2021, 18:00

Исәп алуга – тулы әзерлек белән

Бөтенрусия халык исәбен алу кампаниясе алдыннан Кырмыскалы районы Мәдәният сараеның кече залында исәп алу участоклары контролерлары өчен укулар оештырылды.

Исәп алуга – тулы әзерлек белән
Исәп алуга – тулы әзерлек белән
Уфа шәһәрендәге 2нче Дәүләт статистика бүлегенең Кырмыскалы районы буенча баш белгеч-эксперты Әлфия Әхмәдуллина һәм исәп алу буенча вәкаләтле вәкил Эльвера Шакирова район буенча бүленгән 16 исәп алу участогы контролерларына Бөтенрусия халык исәбен алуның төп методик һәм оештыру кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Шулай ук исәп алуны үткәрү тәртибен аңлаттылар һәм планшетларга белешмәләрне тутырырга өйрәттеләр. Видеороликта барысы да аңлашыла кебек, ләкин планшетларны кулга алып эшли башлаганда, әлбәттә, сораулар да туа. Шуларга белгечләр тулы җавап бирде һәм алга таба да килеп туган сораулар белән теләсә кайсы вакыта мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип белдерделәр.

Мөһим кампания алдыннан районда байтак эш башкарылган, әзерлек әле дә дәвам итә. Контролерларга да бу көнне тәү чираттагы мөһим бурычларны аңлаттылар. Укулар барышында алган белемнәрен җанисәп башланганчы камилләштерергә туры киләчәк. Мондый семинарлар, шулай ук исәп алучылар өчен дә әле алда да оештырылачак.

Ә әлеге вакытта контролерлар алдында үзләренең участоклары буенча йөреп, адреслар исемлеген тикшерү бурычы тора. Карталар 2019 елда ук төзелгән, исәп алу кампаниясе, эпидемиологик хәл сәбәпле, берничә тапкыр кичектерелеп килде, ә бу чорда байтак үзгәрешләр булды. Әлбәттә, адреслар исемлеге белән эш даими алып барыла. Ләкин көн саен диярлек яңа йортлар файдалануга тапшырыла, кайсылары сафтан чыгарыла – боларның барысын да исәпкә алырга кирәк.

Эльвера Фрил кызы билгеләвенчә, контролерларның барысы да тәҗрибәле – узган кампанияләрдә, шул исәптән Авыл хуҗалыгын исәпкә алуда да катнашканнар. Шуңа авырлыклар тумаска тиеш, ди.

Хәтерегезгә төшерәбез, Бөтенрусия халык исәбен алу агымдагы елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр санлы технологияләр кулланып үтәчәк. Алда торган җанисәпнең төп яңалыгы шунда: 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр "Дүләт хезмәтләре" порталында (Gosuslugi.ru) исәп алу битләрен һәркем үзаллы тутыра алачак. Биредә үзеңне генә түгел, гаиләңнең барлык әгъзаларын да теркәргә мөмкин. Онлайн-теркәүдә катнашучы санлы код ала.

Икенче юл – исәп алучылар йортлар һәм фатирлар буйлап йөреп, мәгълүматны махсус программалы планшетка кертә барачак. Әгәр дә сез исәп алуда онлайн катнашасыз икән, махсус кодны күрсәтү дә җитә.

Өченче юлы да бар: кемдер исәп алучыны йортына кертәсе килмәсә, яки башка сәбәп буенча Интернет аша үзаллы теркәлмәсә, ул стационар участокка яисә яшәү урыны буенча статистика бүлегенә килә ала, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр биналарында да анкета тутырырга мөмкин булачак.

Мөһим чарадан читтә калмагыз, дуслар!

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: