Төбәктәге оператив штаб мәгълүматлары буенча, соңгы тәүлек эчендә Башкортстанда коронавирус инфекциясе янә 452 кешедә табылган, бу, кичәге көн белән чагыштырганда, 32 кешегә күбрәк.
Шулай итеп, авыручыларның гомум саны инде 67 мең кешедән арткан. Шул ук вакытта әлеге авырудан 22 кеше узган тәүлектә вафат булган. Исегезгә төшерәбез: әлеге сан 29 сентябрьдә 19 кеше тәшкил иткән булса, кичә инде 21 пациент вирустан үлгән иде.
Шул ук вакытта өлкән яшьтәге халыкның 50 проценты вакциналанган. Беренче компонент белән 1,3 миллионга якын кеше прививка ясатса, икенчесен 1,2 миллионга якын кеше алган.
Фото: uz.sputniknews.ru