-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 октябрь 2021, 19:48

Ишембайда Кадет корпуслары спартакиадасы ачылды

Анда башка өлкәләрдән катнашучылар да бар.

Ишембайда Кадет корпуслары спартакиадасы ачылды
Ишембайда Кадет корпуслары спартакиадасы ачылды

Бүген Ишембайда Русия Герое А. В. Доставалов исемендәге Идел буе федераль округының Башкортстан кадет корпусы базасында «Кадет Приволжья-2021» кадет корпусларының V Спартакиадасын ачу тантанасы булды. Ярышлар кадет мәгарифен үстерү эше кысаларында оештырылды, ул Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ярдәмендә уздырыла.

Быел чара Башкортстан, Татарстан, Удмуртия һәм Чувашстан республикаларыннан, шулай ук Түбән Новгород өлкәсеннән 100дән артык кадет корпусларында тәрбияләнүчеләрне җыйды. Спартакиадага эләгү өчен катнашучыларга үзләрен укуда һәм спортта күрсәтергә кирәк иде. Спартакиада ачылу белән Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле исеменнән вәкаләтле вәкил аппаратының Иҗтимагый проектларны гамәлгә ашыру департаменты башлыгы Дмитрий Соловьев котлады. Шулай ук кадетларга республика мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин да мөрәҗәгать итте. Спартакиаданы ачу тантанасы анда катнашучы командалар маршы белән тәмамланды.

Ике көн дәвамында Спартакиадада катнашучыларга спорт бәйгеләрендә, хәрби-спорт ярышларында, иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда белем, осталык һәм талантлар күрсәтергә туры киләчәк. Финал ярышларына 2 октябрьдә йомгак ясалачак. Шул ук көнне Идел буе федераль округының мәгариф һәм кадет корпуслары һәм төбәк идарә органнары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрелде.

Очрашуда мәгариф эшчәнлегенә һәм тәрбия эшләренә йомгак ясалды, округ кадет корпусларының перспектив бурычлары билгеләнде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: