+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 октябрь 2021, 22:11

Республика Башлыгы өлкәннәрне котлады

Радий Хәбиров аларга рәхмәтләрен җиткерде.

Республика Башлыгы өлкәннәрне котлады
Республика Башлыгы өлкәннәрне котлады

1 октябрьдә “Торатау” Конгресс-холлы залында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Социаль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашлыгында узган очрашуда пенсионерларга хезмәт күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

- Бүген, Өлкәннәр көнендә, без әти-әниләребезне, картәни-картәтиләребезне, дәү әти һәм нәнәйләребезне, әби-бабаларыбызны котлыйбыз. Республикабыз сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә төзелгән, аякка баскан, сугыштан соң тергезелгән һәм ныгынган, бүгенге тормышыбызның һәм җәмгыятебезнең матди һәм әхлакый нигезен салган. Рәхмәт сезгә, кадерле ветераннарыбыз! - диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы үз чыгышында төбәктәге коронавирус пандемиясе белән бәйле катлаулы хәлне билгеләп үтте. Төбәк Башлыгы югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертүе турында хәбәр итте һәм барысын да якыннарының сәламәтлегенә һәм иминлегенә игътибар итәргә өндәде.

Очрашуда катнашучылар сөйләвенчә, алар инде коронавирустан вакциналанган һәм якташларына, шул ук вакытта медицина күрсәткечләрен исәпкә алып, прививка ясатырга киңәш иткән. Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова “Сәламәт һәм озын гомерлелек” проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Бу республика программасында катнашучылар саны елдан-ел арта.

- Безнең ветераннар бик актив. Хәтта коронавирус таралган елда да үзешчән сәнгать коллективлары, кызыксынулар буенча түгәрәкләр, 2019 елдагы белән чагыштырганда, 100гә арткан, - диде Ленара Иванова. - Шулай ук без барлык пенсионерлар өчен физик активлыкны үстерергә шартлар тудырабыз, яңа мәшгульлек төрләрен кертергә тырышабыз.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: