Республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Казахстанда рәсми сәфәрдә булды. Делегация составына Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев, тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Хәкимов, Башкортстанның үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләре керде.
Нур-Солтан шәһәрендә Радий Хәбиров Русиянең Казахстандагы Илчелеге эшләрендә вакытлы вәкиле Александр Комаров белән очрашты. Сөйләшүләр Казахстанда Башкортстанның инвестицион һәм икътисади куәте белән таныштыру алдыннан узды.
Радий Хәбиров ассызыклавынча, Башкортстан белән Казахстанны күпьеллык дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Алар икътисадның төрле юнәлешләре буенча хезмәттәшлек итә, әмма икеяклы элемтәләрне үстерүдә киң мөмкинлекләр бирүче тагын бик күп тармаклар бар.
Очрашу барышында яклар Казахстанда Башкортстанның Конгресс-бюросы вәкиллеген ачу, шулай ук, фән һәм югары белем бирү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Нур-Солтанда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстан Премьер-министры Әскар Маминның эшлекле очрашуы узды. Яклар Русия-Казахстан стратегик партнерлыгын алга таба активлаштыру максатында хезмәттәшлекнең бүгенге торышы һәм перспективалары турында фикер алышты.
Әскар Мамин Казахстан белән Башкортстанның сәүдә-икътисади, инвестицион, транспорт-логистика, энергетика, авыл хуҗалыгы, сәнәгать кооперациясе һәм башка тармакларда хезмәттәшлекне үстерү өчен зур мөмкинлекләргә ия булуын билгеләп үтте. Мәсәлән, агымдагы елның гыйнвар-июлендә Казахстан белән Башкортстан арасында товар әйләнеше күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 20,2 процентка арткан һәм 200 миллион доллар тәшкил иткән.
Башкортстан рәсми делегациясенең Казахстанга сәфәре кысаларында республиканың инвестицион һәм икътисади куәте презентациясе үтте. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чарада катнашучыларны казах һәм башкорт телләрендә сәламләде.
– Безнең халыклар бер-берсенә тел, мәдәният һәм тарих буенча бик якын, – диде Радий Хәбиров. – Казахстанга зур өметләр, үзара файдалы хезмәттәшлекнең яңа куәтләргә чыгуына зур ышаныч белән килдек. Казахстан икътисады структурасын, хезмәттәшлекне үстерә алырлык юнәлешләрне игътибар белән өйрәндек. Шуңа күрә Казахстанга зур бизнес-миссия алып килдек. Яңа идеяләр, яңа элемтәләр һәм проектлар белән кайтырбыз дип ышанам.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстанның җентекле презентациясе белән чыгыш ясады.
Арытаба Нур-Солтанда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаевның эшлекле очрашуы узды. Дәүләт башлыгы ассызыклавынча, Русия белән стратегик хезмәттәшлек ике илнең төбәкара үзара бәйләнешенә зур йогынты ясый.
Касыйм-Жомарт Токаев сүзләренә караганда, коронавирус пандемиясе дәвам итсә дә, Казахстан һәм Башкортстанның күпкырлы элемтәләре динамик рәвештә үсә һәм яңа эчтәлек белән тулылана.
– Башкортстан һәм Казахстанның төрле өлкәләрдә үзара хезмәттәшлек буенча кызыксынуы бар. Без тармак элемтәләрен, сәнәгать кооперациясен актив рәвештә киңәйтергә, югары эшләнмәләр продукциясен җитештерү белән берлектә шөгыльләнергә әзер, – диде Радий Хәбиров. – Без шулай ук кардәшләребез башкорт ягы турында күбрәк белсен иде дигән теләктә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Нур-Солтанда Казахстан парламенты сенаты Рәисе Мәүлен Әшимбаев белән очрашты. Яклар үзара мөнәсәбәтләрне үстерү һәм законнар чыгару эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашу башлангычлары турында фикер алышты.
– Русия – Казахстанның стратегик партнеры. Безнең илләр арасында икътисад һәм гуманитар юнәлешләр өлкәсендә хезмәттәшлек актив үсә. Һәм, әлбәттә, без Русия төбәкләре белән үзара бәйләнешкә зур игътибар бирәбез, – диде Мәүлен Әшимбаев. –Башкортстан – нефть чыгару күрсәткечләре буенча ил лидерларының берсе, эре химия сәнәгате һәм машина төзелеше үзәге. Безнең халыкларны уртак тарихи тамырлар һәм күптәнге мәдәни мөнәсәбәтләр бәйли. Сезнең делегация сәфәре үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә яңа этәргеч бирер дип ышанам.
Башкортстан Башлыгы белдерүенчә, республикада икътисадның төрле тармакларында бизнес-проектларны гамәлгә ашыручы инвесторларга ярдәм итү чараларының бай исемлеге эшләнгән. Бу уңайдан Казахстан белән хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы мөмкинлек бар.
– Без инвестицияләр җәлеп итү өстендә актив эшлибез. Узган ел нәтиҗәләре буенча республика илдә сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге буенча алда бара, шулай ук, Русия төбәкләре арасында инвестиция мохите рейтингында бишенче урында тора, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Башкортстан рәсми делегациясенең Казахстанга сәфәре кысаларында республика Башлыгы Радий Хәбиров шушы ил җитәкчелеге белән сөйләшүләрнең тәүге нәтиҗәләре һәм хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында журналистларга сөйләде.
– Без нәрсә турында килештек һәм ниләр тәкъдим иттек?
Беренчедән: интеграция чын-чынлап старт алсын өчен тиешле инфраструктура булдырырга кирәк. Иң элек сүз Уфа – Нур-Солтан арасында туры һава рейсын ачу турында бара. Коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр кимегәч, без шунда ук авиаэлемтә урнаштырачакбыз. Икенчедән: биредә Башкортстанның Конгресс-бюросы вәкиллеген ачабыз. Асылда монда бизнес өчен мәгълүмат җыю урыны булачак. Кешеләр биредә килешүләр төзи алачак. Өченчедән: без эшче төркем төзү турында килештек, ул беренче чорда безнең интеграцион процессларны үткәрәчәк. Дүртенчедән: без Башкортстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше үсешенә китерергә тиешле гамәлләребезнең юл картасын булдырачакбыз. Алар – Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә безнең төп парнер. Әмма без монда киләчәк үсеш өчен бик җитди мөмкинлек булуына ышанабыз, – диде Радий Хәбиров.
Соңыннан Радий Хәбиров “Астана Опера” театрында һәм Нур-Солтандагы “Нур Әлем” киләчәк энергиясе музеенда булды.
– Нур-Солтан – искиткеч матур шәһәр. Туристларны җәлеп итү ягыннан бик отышлы, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Радий Хәбиров. – Шәһәр төзелеше үзенчәлекле, без Нур-Солтан хакиме Алтай Кульгинов белән очрашуда бу турыда фикер алыштык. Бу шәһәрдә зур куаныч кичереп йөрдек.
Сәфәрнең өченче көнендә – 29 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Нур-Солтанда Көнбатыш Казахстан өлкәсе хакиме Гали Искалиев белән очрашты. Анда төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, сәнәгать, эшлекле һәм мәдәни-мәгариф элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре тикшерелде.
Очрашу барышында яклар ике төбәк арасындагы хезмәттәшлекнең киләчәк юнәлешләре турында фикер алышты. Бу, барыннан да элек, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм фәнгә кагыла.
Арытаба Радий Хәбиров илнең Нур-Солтан шәһәрендә урнашкан Милли музеенда булды. Аның фонды нигезендә – археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә табылган артефактлар. Биредә бөтен дөньяга танылган “Алтын кеше”, борынгы җирлекләр һәм урта гасыр шәһәрләре табылдыклары саклана.
Казахстан Милли музее Мәдәният һәм спорт министрлыгы ярдәме белән “Алтын кеше дөнья музейларын гизә” дип аталган уникаль проектын тормышка ашыра. Радий Хәбиров бу күргәзмәне Башкортстанның Милли музеенда оештырырга тәкъдим итте. Казахстан музее бу тәкъдимне хуплады.
Шул ук көнне Нур-Солтанда Радий Хәбиров республиканың Казахстанда Конгресс-бюросы вәкиллеге офисын ачу тантанасында катнашты. Ул “Астана” халыкара финанс үзәге янәшәсендә урнашкан.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Казахстанның санлы Хөкүмәте платформасы эшчәнлеге белән танышты. Мәгълүматларны санлаштыру буенча алып барылган эш турында илнең санлы үсеш, инновацияләр һәм аэрокосмик сәнәгать министры урынбасары Әскар Җамбәкин сөйләде.
Сәфәр ахырында Радий Хәбиров Нур-Солтан Дуслык йортында чыгышы белән Башкортстаннан булган, бүген Казахстанда яшәүчеләр белән очрашты.
Башкортстан Башлыгы ил җитәкчелегенә Казахстанда яшәүчеләрнең милли үзенчәлеген саклау һәм үстерү өчен уңай шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.
– Дуслык һәм үзара аңлашып яшәү милләтара мөнәсәбәтләрнең гармонияле үсешенә ярдәм итә, – диде Радий Хәбиров. – Без башкорт телен үстерү белән актив шөгыльләнәбез, моның өчен заманча санлы технологияләр кулланабыз. Ел ярым эчендә без, төрле әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып, аны өйрәнү өчен 12 мобиль кушымта булдырдык.
Очрашу барышында Башкортстан Башлыгы башкорт диаспорасы вәкилләренең сорауларына җавап бирде һәм актив вәкилләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, Башкортстан делегациясенең Казахстанга сәфәре бик нәтиҗәле һәм бай булды.
– Казахстан белән тыгыз эшләргә, хезмәттәшлек итәргә кирәк. Биредә бизнесны берлектә алып бару өчен бик яхшы шартлар тудырылган. Һәм без ике яклы кызыксыну барлыгын күрәбез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.