+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 октябрь 2021, 19:55

Югары әзерлек режимына янә үзгәрешләр кертелде

Җәмәгать урыннарына керү өчен кайбер кагыйдәләрне үтәргә туры киләчәк.

Югары әзерлек режимына янә үзгәрешләр кертелде
Югары әзерлек режимына янә үзгәрешләр кертелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив утырыш нәтиҗәләре буенча коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Указның яңа редакциясе нигезендә 2021 елның 4 октябреннән дәүләт яисә муниципаль музейларга, күргәзмә залларына, китапханәләргә, театрларга, кинотеатрларга, концерт залларына, мәдәният йортларына (сарайларына), шулай ук киңкүләм физкультура һәм спорт чараларына бары тик COVID-19га каршы вакциналау узу турында сертификат, яки соңгы алты ай эчендә бу авыруны кичерү турында белешмә булганда гына керергә мөмкин.

Шулай ук төнге клубларга (дискотекаларга) карата элек билгеләнгән таләп саклана. 2021 елның 12 октябреннән шундый ук документларны музейларның, күргәзмә заллары, китапханәләр, театрлар, кинотеатрлар, концерт заллары, мәдәният йортлары (сарайлары), шулай ук шәһәрара автобусларда һәм шәһәр яны поездларында булганда күрсәтергә кирәк булачак.

18 октябрьдән - матурлык, косметик, СПА-салоннар, массаж салоннары, солярий, мунча, сауна, физкультура-савыктыру комплекслары, фитнес-клублар, бассейннар, шулай ук җәмәгать туклануы биналары салоннарында (утыру урыннары саны 50 һәм аннан да күбрәк булса) булганда, шушы ук чаралар күреләчәк.

Шул ук вакытта музейларга, күргәзмә залларына, китапханәләргә, сәүдә үзәкләренә, матурлык салоннарына, косметик, СПА-салоннарына, массаж салоннарына, солярийгә, мунчаларга, сауналарга, физкультура-сәламәтләндерү комплексларына, фитнес-клубларга, бассейннарга, җәмәгать туклануы биналарына барырга, шәһәрара автобусларда һәм шәһәр яны поездларында, "Орлан"га шулай ук СОVID-19га лаборатор тикшеренүнең тискәре нәтиҗәләре турында белешмә булган очракта гына барырга мөмкин.

Билгеләп үтик, бу чикләүләр 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кагыла.

4 октябрьдән өстәмә белем бирү оешмалары укытуның дистанцион формаларына күчәчәк. Муниципаль берәмлекләр, санитар-эпидемиологик шартларны һәм аларның территорияләрендә COVID-2019 таралу үзенчәлекләреннән чыгып, "Роспотребнадзор"ның республика идарәсе тәкъдимнәре нигезендә өстәмә чаралар кертергә мөмкин.

Фото: kommunarmelenki.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: