+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 октябрь 2021, 15:00

Каһәрле ковид туктарга уйламый...

Башкортстанда куркыныч авыруны йоктыручылар саны 67 мең 827гә җитте.

Каһәрле ковид туктарга уйламый...
Каһәрле ковид туктарга уйламый...
Соңгы тәүлектә 496 кешенең инфекция йоктыруы билгеле булды.


Әле республика дәваханәләрендә 786 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 486 пациент 60 яшьтән өлкән. 41 кешенең хәле авыр, 17се үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.


Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 6 230 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 823 пациент 60 яшьне узган. Бер тәүлектә республикада 502 кеше коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 59 151.


Тәүлек эчендә тагын 23 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 1 660ка җитте, аларның 1 381е алтмыш яшьне узган.


Бер тәүлектә 179 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 141 кеше пневмониядән савыккан.


Республикага Covid-19дан 1 855 308 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 296 132 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 69,8 проценты). Вакциналауны тулысынча төгәлләүчеләр — 1 189 728 кеше. Бер тәүлектә 12 333 кеше вакциналанган (1нче компонент белән — 8 460, 2нче компонент белән — 8 873).


Фото: foma.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: