+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 октябрь 2021, 21:15

Радий Хәбиров: "Без шелтәләрсез эшләргә тиеш!"

Башкортстанда «Башкортстан ихаталары» программасы буенча 2021 елга билгеләнгән планнарны тормышка ашыру тәмамлана.

Радий Хәбиров: "Без шелтәләрсез эшләргә тиеш!"
Радий Хәбиров: "Без шелтәләрсез эшләргә тиеш!"


Якынча нәтиҗәләр турында республика торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә сөйләде, аны төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.

– Без шушы елга планга кергән 140 ихата территориясен комплекслы төзекләндерүне тәмамлыйбыз, - диде Алан Марзаев. - Программаны 99 процентка тормышка ашырдык инде. Юлга асфальт җәю, тротуарлар салу, яктырту һәм яшелләндерү эшләре тулы күләмдә башкарылды. Объектларны файдалануга тапшыру вакытынын өзү куркынычы юк.
Әйтик, Октябрьский шәһәрендә ихаталарның берсендә ике зур балалар мәйданчыгы ясалган, ишек алды аллеясы төзекләндерелгән, эскәмияләр һәм «Гаилә» арт-объекты урнаштырылган. Җәяүлеләр юлларында беренче тапкыр табигый таш кулландык, шуның аркасында ишек алды җәмәгать киңлеге образын алды. Мәләвездә кристалл формасында балалар уен һәм спорт мәйданчыклары булган җәяүлеләр аллеясы төзекләндерелде. Баймакта зур универсаль спорт мәйданчыгы һәм урам тренажерлары урнаштырылган. Ә Күмертауда 9 йортны берләштергән иң масштаблы проект гамәлгә ашырылды - биредә биш балалар мәйданчыгы, спорт тренажерлары белән ике мәйданчык, бер спорт мәйданчыгы булдырылды һәм республикада беренче тапкыр йөгерү юлы ясалды.
Республика торак-ккоммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев шулай ук «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында 2021 елда Башкортстанда 146 иҗтимагый территория төзекләндереләчәк, дип сөйләде.
- 38 район һәм шәһәрдә эшләр төгәлләнгән инде. Иң уңышлы проектлар – Кыйгы, Кушнаренко, Стәрлетамак, Дуван, Нуриман районнарында һәм Бөредә, – диде Алан Марзаев. - 18 муниципалитетта эшләрнең әзерлеге - 70тән 90 процентка кадәр. Яшелләндерү, видеокүзәтү һәм яктырту системаларын монтажлау, кече архитектура формалары урнаштыру калган. 70 проценттан кимрәк әзерлеге булган 7 муниципалитет аерым контрольдә тора. Барлык проектларны да 1 декабрьгә кадәр тәмамларга планлаштырабыз.
Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләргә килгәндә, 2020 елда башланган биш проект буенча эшләр уңышлы төгәлләндел. Яңа объектлар Краснокама районының Николо-Березовка авылында, Яңавыл, Дүртөйле районнарында ачылды. Мәләвез үзәгендәге "Каен тракты"н Республика көненә тантаналы рәвештә ачу планлаштырыла.
Башкортстан Башлыгы 2022 елга кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенрусия конкурсына әзерләнә башларга, шулай ук финалны үткәрү һәм конкурска йомгак ясау тәкъдиме белән Русия Төзелеш министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кушты.

- Һәр муниципалитет башлыгының барлык лимитларны һәм срокларны, үз вазыйфаларын белүе мөһим, - дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров. - 2022 елда без барыбыз да бергәләп төзекләндерү эшләренә керешергә, яхшы һәм шелтәләрсез эшләргә тиеш.

Фото: Глава.РБ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: