+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 октябрь 2021, 09:35

Җитди чарадан читтә калмаска!

Архангельлеләр мөһим кампанияне ныклы әзерлек һәм зур җаваплылык белән каршылый.

Җитди чарадан читтә калмаска!
Җитди чарадан читтә калмаска!
Тиздән илебез тарихында 12нче Бөтенрусия халык исәбен алу кампаниясе үтәчәк. Хөкүмәтебезнең бик күп мөһим стратегик карарлары әлеге җанисәпнең нәтиҗәсенә бәйле булачак.

Архангель районы да алда торган кампаниягә тулысынча әзер. Уфа шәһәрендәге 2нче дәүләт статистика бүлегенең Архангель районы буенча баш белгеч-эксперты Елена Кашуба бу мөһим вакыйганы гадәти режимда башкарып чыгуга зур өметләр баглый. Ни генә дисәң дә, күптән түгел узган Авыл хуҗа­лыгында исәп алу да районда уңышлы үткән. Монда исәп алучыларның эшкә җаваплы каравы да, район халкының бу эшне аңлап кабул итүе дә булышлык иткән. Шулай ук узган җанисәп нәтиҗәләре буенча байтак исәп алучылар Почет билгеләре, медальләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ә бу — үз чиратында, башкарылган хезмәтне лаеклы бәһалау. Шуңа агымдагы кампаниядә исәп алучыларның күбесе үзләре катнашырга теләк белдергән. Контракт төзелгән 11 исәп алучы — “Җанисәп-2010”да, ә 14е Авыл хуҗалыгын исәпкә алу кам­паниясендә катнашкан.
Шулай ук Башстат җитәкчелеге дә даими рәвештә аңлату эшләре алып бара, видеоконференцияләр үткәрелеп тора. Барлык килеп туган сорауларыбыз белән мөрә­җәгать итәбез, ди белгечләр.
Халык исәбен алу буенча вәкил Ольга Даниловская 2019 елда эшкә килгән, бу мөһим кампания башыннан ахырына кадәр, башлыча, аның иңнәренә йөкләтелгән.
— Чарага әзерлек ныклы булды. Пандемия сәбәпле берничә тапкыр кичектерелеп килсә дә, тиешле эшләр вакытында башкарылды. 2019 елда эшне адреслар базасын эшкәртүдән башлап җибәрдек. Тер­кәүчеләр килеп, исемлекләрнең туры килү-килмәвен тикшерде: авыллар буйлап урамнарны, йортларны барлап чыкты, яңалары теркәлде, кеше яшәмәгәннәре исәптән төшерелде. Бу эш тә бик мөһим, чөнки ун ел эчендә байтак үзгәрешләр булды. Шулай ук йортларга номерлар куелганмы, урам исемнәре күрсәтелгәнме – барысын да карап, торак пунктларның картасы төзелде.
2020 елда районда исәп алуны оештыру планы расланды, 5 исәп алу участогы билгеләнде, аларның һәрберсенә 3300-3400 кеше керә. Бу участоклар буенча 5 контролер һәм 32 исәп алучы җәлеп ителде. Аларның һәрбер­сенә 550 кешене йөреп чыгарга кирәк булачак, — диде Елена Николаевна.
Исәп алучылар белән контракт төзелгән. Аларның күбесе – бюджет учреждениеләрендә эшләү­челәр: укытучылар, почта хез­мәткәрләре. Аларны авылларда яхшы беләләр һәм ихтирам итәләр, ә бу алда торган кам­паниядә аеруча мөһим. Иң өлкән исәп алучы Любовь Феофановага 58 яшь, бу өлкәдә тәҗрибәсе җитәрлек: 2002, 2010 елдагы кампанияләрдә дә катнашкан. Яшьләр дә сафларны тулыландыра. Аларны җәлеп итүдә авыл биләмәләре хакимияте ярдәм иткән, ә район үзәгендә халык активрак, үзләре ишетеп-белеп, катнашырга теләк белдергән. Контролерлар белемен камилләш­тереп кайткан, тиздән исәп алучылар өчен дә укулар оештырылачак, алда торган мөһим эшнең нечкәлекләре, үзенчәлекләре аңлатылачак. Ольга Петровна билгеләвенчә, мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү дә нәтиҗә бирә. Район халкы исәп алу кампаниясе турында хә­бәрдар. Димәк, сораштыруда катнашудан баш тартучылар булмас, ди ул.
– Күпчелек кешеләр, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре исәп алучыларны йортларында көтәчәк. Гадәттә, алар илебез күләмендә үткәрелгән мондый чараларга бик җаваплы карый, — ди 18 ел статистика органнарында эшләүче Елена Кашуба.
Агымдагы исәп алу кампа­ниясендә сораулар һәм техно­логияләр берникадәр үзгәрсә дә, мәгънәсе шул ук: илебезнең киләчәген билгеләү, үзебезнең тормыш-көнкүреш шартлары яхшы булсын өчен кайда һәм күпме кеше яшәгәнлеген, яшәү өчен керем чыганакларын белү кирәк. Бу белешмәләр җәмгыятебез һәм һәр кеше өчен зур файда китерәчәк. Шуңа Бөтенрусия халык исәбен алу кебек мөһим вакыйгадан читтә калмаска киңәш итә белгечләр.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Архангель районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: