+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 октябрь 2021, 21:15

Укытучылар көнендә - яңа автобуслар

5 октябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәгариф учреждениеләре директорларына 114 яңа автобус ачкычлары тапшырды.

Укытучылар көнендә - яңа автобуслар
Укытучылар көнендә - яңа автобуслар

Әлеге чара педагогларның һөнәри бәйрәме - Укытучылар көненә туры китерелгән.
- Безнең республикада 50 меңгә якын бала өчен уку көне мәктәп автобусында башлана һәм тәмамлана. Әле өч ел элек кенә иске машиналар күп иде. Техника паркын яңартып, без укучы балаларны йөртүнең хәвефсезлеген арттырабыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Без яңа мәктәп автобусларын иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Укытучылар көнендә тапшырабыз. Республикада 10 яшьтән өлкәнрәк мәктәп автобуслары юк. Әмма без аларны яңартуны дәвам итәчәкбез. Безнең өчен бу бик мөһим. Шулай ук машина йөртүчеләргә авыр хезмәте өчен рәхмәт белдерәсем килә. Мин бу эшнең никадәр катлаулы булуын яхшы аңлыйм. Һәр көнне ата-аналар сезгә үз балаларын ышанып тапшыра, аларны сез мәктәпкә алып киләсез һәм өйләренә кайтарып куясыз. Моның өчен зур рәхмәт!
2021 елда Башкортстан үзебездә җитештерелгән 185 мәктәп автобусы алды. Шуларның 45е республика бюджеты хисабына сатып алынган. Тагын 140 автобус Русия Хөкүмәте карары нигезендә бүлеп бирелгән.

Төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, яңа техника муниципалитетларның балаларны йөртү өчен транспортка ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Республикада барлыгы 1 465 мәктәп автобусы эшли, алар 2,9 мең торак пункттан 49 меңнән артык баланы уку урыннарына һәм өйләренә ташый.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: