-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 октябрь 2021, 22:40

172 торак пунктка газ киләчәк

«Газпром межрегионгаз» җитәкчесе Сергей Густов белән эшлекле сөйләшү булды.

172 торак пунктка газ киләчәк
172 торак пунктка газ киләчәк

7 октябрьдә X Петербург халыкара газ форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Газпром межрегионгаз» җәмгыяте генеральный директоры Сергей Густов белән очрашты. Яклар газ кертү планнары һәм республикада социаль нигездә газ кертү программасын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның ноябрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Газпром» җәмгыяте идарәсе рәисе Алексей Миллер 2021-25 елларга республикада газ тәэминатын һәм газ кертүне үстерү программасын имзаладылар. Әлеге документ нигезендә газ беренче тапкыр 172 торак пунктка киләчәк, бу 26 меңнән артык йортны һәм 280 казанлыкны җылылык белән тәэмин итүгә, шул исәптән социаль объектларга да, газ кертергә мөмкинлек бирәчәк. Инвестицияләр күләме 13,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу алдагы бишьеллыкка караганда 6 тапкыр күбрәк.

Төбәкне газлаштыру программасын газ кертелгән торак пунктларда йорт биләмәләре чикләренә кадәр газ үткәрүне күздә тоткан социаль нигездә газлаштыру программасы белән берлектә алып баралар.

Башкортстанда газ кертү программасы 2,6 мең торак пунктка кагылачак. Челтәрләрне 176 744 йорт биләмәсенә китерәчәкләр, шулардан 61 673 йортка, тиешле гаризалар булса, 2021 ел ахырына кадәр газ киләчәк, калганнарына - 2022 елда. Бу төбәктә газ кертү дәрәҗәсен 10 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк, әлегә ул 83,6 процент тәшкил итә.

Йорт һәм фатир хуҗалары гаризаларын МФЦ офисларында, "Газпром газораспределение Уфа" компаниясенең клиент үзәкләрендә, аның рәсми сайты, Русия газ кертү бердәм операторы порталы, шулай ук "Дәүләт хезмәте" сайтында бирергә мөмкин.

Ил җитәкчелеге куйган бурычларны үтәү эшен координацияләү өчен Башкортстанда газ кертү буенча төбәк штабы төзелде. Аның беренче утырышын 30 июльдә республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: