«Төзелештә өлешләтә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды» халык-хокукый компаниясенең күзәтчелек советы төзелештә өлешләтә катнашучы гражданнарның «Крона» җәмгыяте төзүчесе тарафыннан йөкләмәләрне үтәмәүдән зыян күргән хокукларын тергезүгә карата карар кабул итте.
- Төзүче тарафыннан йөкләмәләрне үтәмәүдән зыян күргән гражданнарның хокукларын тергезү компенсация түләүләре бирү юлы белән башкарылачак, - дип хәбәр итте Башкортстан Республикасының төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин. - Сүз Уфа шәһәренең Дим районындагы 8, 11, 12 һәм 13нче торак комплексында фатирлар сатып алган гражданнар турында бара. Бу максатларга 1 миллиард 860 миллион сум акча юнәлтеләчәк, шуның 223,2 миллион сумын республика финанслаячак, - дип өстәде ведомство җитәкчесе.
“Серебряный ручей” торак комплексында меңнән артык граждан фатирлар сатып алган, шулардан 749 дольщикка "Төзелештә өлешчә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды” халык-хокукый компаниясенең Күзәтү советы карары буенча компенсация түләнәчәк.