+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 октябрь 2021, 22:30

Башкортстанда газ суырту агрегатлары өчен двигательләр җыелача

Тиешле документка кул куелды.

Башкортстанда газ суырту агрегатлары өчен двигательләр җыелача
Башкортстанда газ суырту агрегатлары өчен двигательләр җыелача

7 октябрьдә X Петербург халыкара газ форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, «Газпром» җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютин һәм "Ростех" дәүләт корпорациясе генеральный директоры урынбасары Дмитрий Леликов ниятләр турында килешү имзаладылар. Документ нигезендә, Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе (ОДК, Ростех керә) Башкортстан Хөкүмәте ярдәмендә республикада "Газпром" мәнфәгатьләрендә индустриаль двигательләрне җыю һәм сынау өчен комплекс төзиячәк.

- Республиканың ике стратегик партнёры - «Газпром» җәмгыяте һәм "Ростех" дәүләт корпорациясе белән килешүне имзалау Башкортстанда газ суырту агрегатлары өчен двигательләр җитештерүнең масштаблылыгын булдыру буенча уникаль проектка старт бирде. Аны эшләтеп җибәрү 2024 елда төбәктә яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Үз ягыбыздан инвестиция проектына кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез.

Форум кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шулай ук «Газпром» җәмгыяте һәм «ОДК-УМПО» җәмгыяте белгечләрен бергәләп укыту программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча юл картасын имзалау тантанасында катнашты. Документны эшләүне башлап җибәрүчеләр "Газпром трансгаз Уфа" җәмгыяте, Уфа мотор төзүчеләре белән берлектә. Әзерлекне, аерым алганда, «ОДК-УМПО» җәмгыятенең җитештерү мәйданчыгында һәм УДНТУның «Газ сәнәгатендә цифрлы технологияләр» кафедрасы базасында алып барачаклар.

Республика җитәкчесе катнашлыгында документны "Газпром трансгаз Уфа" җәмгыяте генеральный директоры Шамил Шәрипов, "ОДК Инжиниринг" генеральный директорының беренче урынбасары Таһир Нигъмәтуллин, "ОДК-УМПО" җәмгыяте идарәче директоры Евгений Семивеличенко, УДНТУ ректоры Олег Баулин, шулай ук "Газпром трансгаз Томск" җәмгыяте генеральный директоры Владислав Бородин, Томск милли тикшеренү университеты директоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Седнев имзалады.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: