+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 октябрь 2021, 19:07

Башкортстанда газ сыекландыру комплексы төзеләчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Газпром СПГ технологии» җәмгыяте Директорлар советы рәисе Алексей Кахидзе белән очрашты.

Башкортстанда газ сыекландыру комплексы төзеләчәк
Башкортстанда газ сыекландыру комплексы төзеләчәк

7 октябрьдә X Петербург халыкара газ форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Газпром СПГ технологии» җәмгыяте Директорлар советы рәисе Алексей Кахидзе белән очрашты. Яклар төбәк территориясендә автомобильләргә ягулык салу станцияләре челтәрен үстерү турында фикер алыштылар.

Радий Хәбиров белдергәнчә, төбәктә газ-мотор ягулыгында эшләүче техника паркын киңәйтәләр. Сүз республика һәм муниципаль предприятиеләр, шулай ук шәхси компанияләр турында бара, алар өчен СПГны куллану бензин һәм дизель ягулыгының традицион төрләренә караганда отышлырак. Яклар төбәк территориясендә автомобильләргә ягулык салу станцияләре челтәрен үстерү турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның сентябрендә республика Хөкүмәте һәм "Газпром СПГ технологияләр" җитештерү һәм куллану базарын үстерү турында килешү төзеделәр. Ул, аерым алганда, Стәрлетамак районында табигый газны сыекландыру буенча комплекс төзүне күздә тота.

Элегрәк "Газпром СПГ технологии" җәмгыяте Уфаның "Транстерминал" предприятиесенә мотор ягулыгы сыйфатында сыекландырылган табигый газны кулланучы "КамАЗ" автомобиль тягач сынау эксплуатациясенә тапшырган иде.

- Шунысын билгеләп үтәсем килә, газны сыекландыру комплексын төзү расланган график нигезендә бара, яңа комплекс өчен җиһазларның бер өлешен әзерләдек, - диде Алексей Кахидзе. - Без шулай ук Башкортстанда алты криоген заправка станциясе төзүне планлаштырабыз.

Радий Хәбиров белдергәнчә, төбәктә газ-мотор ягулыгында эшләүче техника паркын киңәйтәләр. Сүз республика һәм муниципаль предприятиеләр, шулай ук шәхси компанияләр турында бара, алар өчен СПГны куллану бензин һәм дизель ягулыгының традицион төрләренә караганда отышлырак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: