-19 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Көнүзәк
7 октябрь 2021, 19:17

Кырмыскалы районында табигый газда яңа заправка станциясе ачылды

Бу чара X Петербург халыкара газ форумы кысаларында үтте.

Кырмыскалы районында табигый газда яңа заправка станциясе ачылды
Кырмыскалы районында табигый газда яңа заправка станциясе ачылды

7 октябрьдә X Петербург халыкара газ форумы кысаларында Кырмыскалы районында автомобиль газы компрессор станциясен (АГНКС) файдалануга тапшыру тантанасы булды. Яңа АГНКС эшенә стартны видеоконференция режимында «Газпром» җәмгыяте Директорлар советы рәисе Виктор Зубков һәм «Газпром газомоторное топливо» җәмгыяте генеральный директоры Тимур Соин бирделәр. Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Кырмыскалы авылында АГНКС төзелешенә 2021 елның гыйнварында керештеләр. Аның куәте - елына 7,9 миллион куб. метр. Станциядә табигый газда (метанда) эшләүче автотранспортны тутыру өчен 6 пост урнаштырылган. Заманча һәм хәвефсез җиһазлар тәүлегенә 400 автомобиль кертергә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук X Петербург халыкара газ форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Газпром газомоторное топливо» җәмгыяте генеральный директоры Тимур Соин белән очрашты. Яклар табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллану күләмнәрен арттыру, республикада АГНКС челтәрен үстерү перспективалары турында фикер алышты.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, 2020 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча 10нчы урынны алды. Республикада 28 автомобиль газ тутыру компрессор станциясе эшли. Бу күрсәткеч буенча төбәк илдә өченче урында тора.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: