-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 октябрь 2021, 19:10

Радий Хәбиров Дмитрий Махонин белән очрашты

Башкортстан белән Пермь крае арасында хезмәттәшлек турында сүз барды.

Радий Хәбиров Дмитрий Махонин белән очрашты
Радий Хәбиров Дмитрий Махонин белән очрашты

7 октябрьдә X Петербург халыкара газ форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин белән очрашты.

Төбәкләр җитәкчеләре юл инфраструктурасын төзү, югары уку йортлары арасында хезмәттәшлекне үстерү, Башкортстан белән Пермь крае арасында мәдәни элемтәләрне киңәйтү буенча уртак планнар буенча фикер алыштылар. Шулай ук яклар республика делегациясенең быел Пермьгә сәфәре турында килешүгә ирештеләр.

- Безнең төбәкләргә фикер алышырлык нәрсәләр бар, бездә икътисади һәм мәдәни элемтәләр актив үсә. Визит бизнес-структуралар арасындагы хезмәттәшлек чикләрен киңәйтергә һәм яңа планнар билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в