+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 октябрь 2021, 12:37

Республика халык исәбен алуга әзер

Ул 15 октябрьдә старт алачак.

Республика халык исәбен алуга әзер
Республика халык исәбен алуга әзер

6 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин онлайн-форматта республикада 2020 елгы Бөтенрусия халык санын алуны уздыру буенча төбәк Хөкүмәте каршындагы комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.

Ул бу елның мөһим чараларының берсенә санаулы көннәр калуын билгеләп үтте һәм 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр халык исәбен алу узачагын искәртте. Халык санын алу яңа технологик дәрәҗәдә узачак.

"Халык исәбен алу вакытын күчерү дәүләт әһәмиятендәге мондый масштаблы чараны үткәрүгә ныклап әзерләнергә мөмкинлек бирде. Чөнки республиканы халык исәбен алуга әзерләү - катлаулы һәм авыр эш. Халык исәбен алуны оештыру чараларының күпчелек өлеше үтәлде, әмма аны башлап җибәрер алдыннан соңгы «штрихлар» ясарга кирәк», - диде Александр Сидякин.

Башкортостанстат җитәкчесе Әкрам Ганиев билгеләп үткәнчә, һәр кешенең характеристикасы 2021 елның 1 октябренә карата тупланачак.

Башкортстанда исәпкә алучылар штаты әзерләнде. Сайланган кандидатлар арасында коронавирустан вакциналанучылар 84,5 процент тәшкил итә. Исәпкә алу вакытында аларны индивидуаль хәвефсезлек чаралары белән тәэмин итәчәкләр. Исәпкә алу участокларында көн саен җыештыру, бүлмәләрне җилләтү, социаль дистанция саклау һәм башка эпидемиягә каршы чараларны үтәү катгый контрольдә тотылачак.

Гомумән алганда, Әкрәм Ганиев сүзләренә караганда, Башкортстан халык санын алуга әзер. Аның беренче оператив нәтиҗәләрен республика инде 2021 елның декабрендә алачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: