-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 октябрь 2021, 10:46

Бу куркыныч авырудан вакцина гына коткара!

Коронавирус дигән инфекция яшен-картын кыра гына. Әмма бүген дә арабызда бу куркыныч чиргә каршы вакцина кадатмыйча йөрүчеләр бар. Шул ук вакытта ковид-госпитальләргә авыр хәлдә барып эләгүче пациентларның күбесе нәкъ менә прививкадан читләшүчеләр, ди табиблар. Хәер, алар гына түгел, инде хәзер һәркайсыбыз да бу закончалыкны күреп торабыз.

Бу куркыныч авырудан вакцина гына коткара!
Бу куркыныч авырудан вакцина гына коткара!

“Авылыбыз әллә ни зур түгел, шуңа карамастан, коронавирус дигән зәхмәт безне дә урап узмады: көнгә чыксаң, фәлән абый бик каты авырып ковид-госпитальгә эләккән, фәлән апа өендә сырхап ята икән дигән хәбәрләр ишетелеп кенә тора. Савыгып аякка басучылар белән беррәттән, таҗлы афәт аркасында вакытыннан алда гомерләре өзелүчеләр дә бар.

Коронавирус инфекциясеннән вакцина кадау башлангач та, гаиләм белән беренчеләрдән булып ясаттык аны. Бу яз башы иде. Үземнең һәм пенсионер әти-әниемнең ковид белән авырмавының төп сәбәбен вакцинада күрәм. Ни өчен дисәң дә, ковид-госпитальдән үлеп кайтучы авылдашларыбыз арасында прививка ясатмаучылар гына. Әле бер атна элек ахирәтемнең әнисен алып кайтып җирләделәр. Әтисе бик авыр хәлдә ИВЛ астында ята, савыгып чыгуына өмет аз, диләр. “Их, вакытында вакцина кадаттырып булмады шул әти белән әнигә, без авылдан беркая да чыгып йөрмибез, кирәкми безгә прививка дигәч, басым ясамадык. Болай булырын белсәк, ай-вайларына карамастан, алып барыр идек иммунлаштырырга”, - дип өзгәләнә ахирәтем. Тик соң инде...

Мондый фаҗигаләр булмасын өчен белгечләр сүзенә колак салыйк, тиешле вакытта куркыныч инфекциягә каршы вакцина ясатыйк! Бу үзебезнең генә түгел, якыннарыбызның да сәламәтлеге өчен бик мөһим!”, - дип уртаклашты Кушнаренко районыннан Ирина Әмирханова.

Фото: dw.com

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: