+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 октябрь 2021, 13:00

Хат республика Башлыгына тапшырылды

Башкортстанда өлкәннәр өчен үзизоляцияләү кертү үтенече белән баш табиблардан мөрәҗәгать Республика Башлыгы Радий Хәбировка килеп ирешкән.  

Хат республика Башлыгына тапшырылды
Хат республика Башлыгына тапшырылды

Мәсьәләне коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штабның якындагы утырышында тикшерәчәкләр, дип хәбәр итәләр төбәк Башлыгының матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, кичә Башкортстан дәваханәләренең баш табиблары республика җитәкчесенә 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен үзизоляция кертү үтенече белән хат юллады. Үз хатында медиклар Радий Хәбировка «мәкерле вирустан иң якланмаган кешеләр турында кайгыртырга» дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: