+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 октябрь 2021, 11:33

Игътибарлы булыгыз!

Мошенниклардан алданмагыз!

Игътибарлы булыгыз!
Игътибарлы булыгыз!

Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы сайтында гражданнарның шәхси мәгълүматларын исәп алучылар яки волонтерлар кыяфәтендә җыя алган мошенниклар турында кисәтү бастырылган. Э
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, җинаятьчеләр гражданнарга вакытыннан алда исәп алуда катнашуга, урамда яки телефоннан сораулар бирергә, исәп алу өчен түләүләр таләп итәргә, үз товарларын һәм хезмәтләрен сатарга, агитация белән шөгыльләнергә тәкъдим итә ала.
Әгәр сезгә телефон аша шалтыратсалар яки телефон аша язышырга тәкъдим иткән смс-хәбәр килә икән, бу очракта бернинди дә мәгълүмат бирергә ярамаганлыгы турында кисәтә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре.
Исәп алучы таныклык һәм паспорт күрсәтергә тиеш.
Әгәр дә исәп алучы өйдә беркемне дә туры китермәсә, ул почта тартмасында якындагы исәп алу участокларының адреслары һәм "Дәүләт хезмәте" сайтында мөстәкыйль рәвештә исәпкә алу кәгазен тутыру мөмкинлеге турындагы мәгълүмат белән листовка калдыра ала.
Исәп алучыларны тану бик җиңел: аларда ВПН-2020 символикасы төшерелгән жилетлар, шарфлар һәм сумкалар булачак.
Шик булса, 102 яки 112 телефоны буенча яки участок полиция бүлегенә шалтыратырга кирәк.

Фото: gymnasticdad.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: