Ул билгеләп үткәнчә, бүген аларны төрле һөнәр ияләре ала. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Башкортстан уңышлы үсеш кичерә, ышанычлы алга атлый, рейтингларда югары урыннарны били. Башкортстан Башлыгы сүзләренә караганда, бүләкләнүчеләрнең һәркайсы – республика горурлыгы һәм алар барысы да иң җылы сүзләргә лаек.
Республика Башлыгы кайбер бүләкләнүчеләрне аерым билгеләп үтте. Әйтик, Благовещен районыннан бу көнне республиканың Почет грамотасына лаек булган табиб-педиатр Әлфия Богданова турында ул болай диде:
"Күп еллар сез табиб миссиясен лаеклы башкарасыз. 25 ел дәвамында сезнең участокта балалар үлеменең бер генә очрагы да булмады. Сезне районның барлык халкы белә һәм бик хөрмәтли". Әлфия ханым 34 ел балалар сәламәтлеге сагында тора, аның карамагында бүген 960 сабый.
Русиянең атказанган артисты исеменә лаек булган Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе Әскәр Абдразаков шундый югары бүләк өчен рәхмәт белдерде. "Бу зур ышаныч, Сезгә, Радий Фәритович, мәдәният өлкәсенә даими игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, нинди ярдәм күрсәтелүен күрәбез. Без Русиядә генә түгел, бөтен дөнья буйлап күпмилләтле сәнгатебезне пропагандаларга тырышабыз. Барыгызны да якынлашып килүче Республика көне белән котлыйм", - диде Аскар Абдразаков.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Секретариаты җитәкчесе урынбасары Нәүфәл Янбухтин "Башкортстан Республикасының атказанган юристы" исеменә лаек булды. Ул бу вазыйфаны җиде ел башкара, аңа кадәр Президент Хакимиятендә, Үзәк сайлау комиссиясендә җаваплы вазыйфалар башкарды, 23 ел студентларга хокукый белем бирде.
Фото: bashinform.ru