-28 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 октябрь 2021, 10:45

Спорт объектларына QR код күрсәтеп кенә кереп булачак

Уфадагы «Динамо» стадионына узу өчен 18 октябрьдән керү юлында вакциналау үтү турында яки 6 ай эчендә кичерелгән коронавирус турында белешмә күрсәтергә кирәк.

Спорт объектларына QR код күрсәтеп кенә кереп булачак
Спорт объектларына QR код күрсәтеп кенә кереп булачак

Хәзер стадионда өч ишек эшли, аларның һәркайсында битлекләр булу-булмавын тикшерәләр, температураны үлчиләр һәм кулларны антисептик белән эшкәртәләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгына «Динамо» рәисенең беренче урынбасары Максим Чудов сөйләгән.
Тиешле белешмәсе булмаган кешеләр аның булуы турында алдан кайгыртырга тиеш. Иң гади юл – вакциналанырга һәм дәүләт хезмәтләре порталында сертификат алырга.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте. 12-27 октябрьдә музей, күргәзмә заллары, китапханә, сәүдә үзәкләре, матурлык салоннары, косметика, массаж, салоннар, СПА, солярий, сауна, мунча, ФОК, фитнес-клубларга, җәмәгать туклануы оешмаларына керү, шәһәрара автобусларда һәм «Орлан» шәһәр яны поездында йөрү өчен вакциналау узу турында сертификат, ярты ел эчендә кичерелгән коронавирус турында белешмә, ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе турында белешмә булырга тиеш.
27 октябрьдән соң ПЦР-тестлар кабул ителмәячәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в