+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 октябрь 2021, 15:41

Законга төзәтмәләр кертелә

Законга төзәтмәләр кертелә
Законга төзәтмәләр кертелә

2021 елның 7 октябрендә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты утырышы булды.

Башкортстан Республикасы финанс министры Лира Игътисамова "Оешмалар милкенә салым турында" һәм "Транспорт салымы турында" Законнарга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан "Башкортстан Республикасы территориясендә оешмалар табышына салым турында" законга үзгәрешләр кертү турында" законы проекты һәм "Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында" Башкортстан Закон проекты тәкъдим ителде.

Беренче закон проектында милеккә салым түләүдән территориаль Мотлак медицина страхоөвкасы фонды акчалары исәбеннән финанслана торган бюджет, казна һәм автоном сәламәтлек саклау учреждениеләрен азат итү тәкъдим ителә.

- Закон проектының максаты республика сәламәтлек саклау оешмаларының тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү, - дип ассызыклады Башкортстан Республикасының финанс министры Лира Игътисамова.

Шулай ук республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру максатларында җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензияләр хуҗаларына гамәлдәге ташламалар нигезләмәләре яраштырылды. бер үк вакытта оешмалар тарафыннан аванс түләүләре түләү нигезләмәләре яраштырылды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: