+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 октябрь 2021, 09:15

Кинога да, театрга да йөрмисез...

Башкортстан Башлыгы коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту һәм таралу буенча хәлне бик авыр дип атады.

Кинога да, театрга да йөрмисез...
Кинога да, театрга да йөрмисез...
"Бу хәл хафага сала, күңел тыныч түгел, — диде Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә. — Бездә авыруның үсеш темпы югары, үлүчеләр саны арта. Бу уңайдан оператив штаб утырышында берничә карар кабул иттек".

Республика Башлыгы 12 октябрьдән чикләүләрнең икенче дулкыны үз көченә керүен искәртте. Аерым алганда, шәхси милектә булган сәүдә үзәкләренә (комплексларга), музейларга, күргәзмә залларына, китапханәләргә, театрларга, кинотеатрларга, концерт залларына, мәдәният йортларына (сарайларына) керү, шулай ук шәһәрара автобусларда һәм «Орлан» шәһәр яны поездларында йөрү COVID-19га каршы вакциналау узу турында сертификат, коронавирус белән авыру турында белешмә (алты ай үтмәгән булса) һәм 27 октябрьгә кадәр – ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе турында белешмә булганда гына мөмкин булачак.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: