+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 октябрь 2021, 19:30

Өлкән яшьтәгеләргә ярдәм булачак!

Башкортстанда "Бердәм Русия"нең төбәк башкарма комитеты каршындагы колл-үзәкк 65 яшьтән өлкәннәрдән һәм хроник авырулары булган гражданнардан гаризалар кабул итә. 13 октябрьдән «Безнең хәстәрлек» бердәм волонтерлык үзәге волонтерлары Башкортстанның Яшьләр сәясәте министрлыгы белән берлектә мөрәҗәгать итүчеләргә аларның үз исәбенә азык-төлек китерүне яңадан башлап җибәрәләр.  

Өлкән яшьтәгеләргә ярдәм булачак!
Өлкән яшьтәгеләргә ярдәм булачак!

"Башкортстанда республика Башлыгы Указы белән 13 октябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк халык өчен мәҗбүри үзизоляция режимы кертелә. Кагыйдәләр вакциналанмаган һәм хроник авырулары булган өлкән яшьтәгеләргә кагыла. Хәвеф төркемендәге өлкәннәргә ярдәм итү өчен без махсус юнәлеш – мөрәҗәгать итүчеләр исәбенә азык-төлек һәм дарулар китерү оештырдык. Бу халык үзизоляция режимын һәм сәламәтлеген сакласын өчен эшләнде», - ди «Бердәм Русия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Уфа шәһәр Советы депутаты Александр Мельников.
Мөрәҗәгать итүченең теләген исәпкә алып, волонтер исемлек буенча кирәкле товарлар сатып алу өчен теләсә кайсы кибеткә яки даруханәгә барачак. Мөрәҗәгать итүчеләр чек бәясен товарларны алган вакытта түли. Моннан тыш, волонтерлар өлкәннәргә кирәк булган очракта поликлиникага вакциналауга барырга ярдәм итә ала.
Гаризалар "Бердәм Русия" волонтерлык үзәгенең бердәм номерына дүшәмбе-җомга көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр кабул ителә. Шулай ук мохтаҗларга түләүсез ярдәм итәргә әзер булган волонтерлар да туплана. Кайнар элемтә буенча ирекле ярдәмчеләр сафына язылырга мөмкин.

Фото: “Бердәм Русия”нең төбәк башкарма комитеты

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: