2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Русия Федерациясе территориясендә уникенче Бөтенрусия халык санын алу узачак. Халыкны исәпкә алу традицион формада өйдә, исәпкә алучылар ярдәмендә, шулай ук Башкортстанның күпфункцияле үзәкләрендә халыкны исәпкә алу булачак. Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында стандарт исәп язмасы булган гражданнар «Дәүләт хезмәтләре» порталында «Халык санын алуда катнашу» вкладкасын сайлап, интернет-исәпкә алу үтә алачак.
- Халык санын алу барышында өйдә исәпкә алуны уздырырга теләүче яки электрон форматта исәпкә алу мөмкинлеге булмаган гражданнар күпфункцияле үзәк филиалларында һәм бүлекчәләрендә языла алачак. Моның өчен безнең офисларда исәпкә алучылар, я волонтерлар эшләячәк. Шулай ук без кунак компьютерларында исәпкә алу мөмкинлеген тәэмин итәчәкбез, шул ук вакытта күпункцияле үзәк хезмәткәрләре барлык кирәкле процедураларны узарга ярдәм итәчәк, - дип шәрехләде күпфунуцияле үзәк директоры Наталья Куприянова.
Фото: pravitelstvorb.ru