+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 октябрь 2021, 19:03

Тегү производствосы үсешә

Моның өчен берничә йөз миллион сумлык җиһаз алынган.

Тегү производствосы үсешә
Тегү производствосы үсешә

Башкортстан бюджетыннан 42 җиңел сәнәгать оешмасына җитештерү җиһазларын сатып алу һәм программалы тәэмин итү чыгымнарын каплауга субсидия бирелгән. 2020 ел башыннан 2021 елның 14 сентябренә кадәр текстиль һәм тегү производстволарында эшчәнлек алып баручы оешмалар тарафыннан тире һәм күн әйберләр җитештерүгә 117 миллион сумнан артык җиһаз сатып алынган.

- Чыгымнарның бер өлешен субсидияләү буларак ярдәм итү чарасы республикада җиңел сәнәгать предприятиеләрен җиһазларны модернизацияләү, җитештерү процессларын автоматлаштыру һәм төяп озатылган продукция күләмнәрен арттыру өлешендә үстерүне стимуллаштыра, бу республика җитештерүчеләренең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыра, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Субсидияләүгә 500 берәмлектән артык җитештерү җиһазлары тәкъдим ителде. Тегү предприятиеләре сәнәгать тегү машиналары, оверлоклар, чигү машиналары, беркетү машиналары, плоттерлар һәм башка бик күп нәрсәләр сатып алганнар. 42 җиңел сәнәгать оешмасы ярдәм алды. Министр билгеләп үткәнчә, «БК - Текстиль» яшь предприятиесе трикотаж кием тегү җиһазларының тулы линейкасын 5 миллион сумга сатып алган.

Шулай итеп, Мәләвез шәһәрендә тулы кыйммәтле тегү производствосы эшли башлады. Җитештерү җиһазларын сатып алу һәм программалы тәэмин итү чыгымнарының бер өлешен субсидияләү буенча 2020 елда 28 предприятиегә 60 миллион сум түләнгән. Агымдагы елда 50 милион сум акча бүленгән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: