+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 октябрь 2021, 19:35

Вокзаллар тикшерү узды. Йомшарырга иртәрәк әле...

Башкортстанда шәһәрара рейсларда вакциналанмаган пассажирлар өчен яңа чикләүләр үз көченә керде.  

Вокзаллар тикшерү узды. Йомшарырга иртәрәк әле...
Вокзаллар тикшерү узды. Йомшарырга иртәрәк әле...

Бүген Уфаның көньяк автовокзалыннан Башкортстанның башка шәһәрләренә берничә дистә кеше китә алмады.
Кассирлар белдергәнчә, алар кайбер пассажирларны, вакциналанмаган кешеләр өчен яңа чикләү чаралары гамәлгә керү белән бәйле рәвештә, кире борырга мәҗбүр.
Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдә Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте. Документ нигезендә 2021 елның 12 октябреннән пассажирлар йөртүнең яңа таләбе гамәлгә керә башлый.
Бу көннән шәһәрара автобуслар рейсларына, шулай ук «Орлан» шәһәр яны поездына билетлар түбәндәге документларның берсе булганда гына сатылачак:
  COVID-2019га каршы вакциналау узу турында сертификат, электрон яки басма рәвештә;
  Соңгы 6 ай эчендә COVID-2019 кичерү турында белешмә;
  COVID-2019га лаборатория тикшеренүенең тискәре нәтиҗәсе турында белешмә (электрон яки басма рәвештә, ПЦР ысулы белән, 3 тәүлек эчендә көчендә була).
Өстәвенә, пассажирның әлеге документлары ике тапкыр – билет сатып алганда һәм утыртыр алдыннан тикшерелә.
Ковидка каршы бу чара хакимиятләрнең соңгы айда COVID-19га каршы вакциналау темпларын киметүгә җавабы булды.
Бүген Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Уфа вокзалларында Башкортстан Башлыгы Указының үтәлешен тикшерде.
Керү төркемнәрендә социаль дистанцияне үтәү өчен вокзал бинасында касса стойкалары янында тамга куелды. Көтү залындагы секцияләрдә пассажирлар утырту буенча киңәшләр язылган наклейкалар күрергә мөмкин. Коронавирус инфекциясе таралуга каршы яңа чикләүләр кертү турында хәбәрләр вокзаллар кассаларында урнаштырылган һәм Уфа вокзалларында даими рәвештә хәбәр итү системасы аша яңгыратыла.
- Без сезнең сәламәтлегегез турында кайгыртабыз һәм COVID-19 вирусының таралу куркынычын минимальләштерү өчен барлык кирәкле чараларны күрәбез. Көн саен барлык автобуслар һәм шәһәр яны поездлары эшкәртү процедурасын уза. Моннан тыш, «Орлан» шәһәр яны поездлары һаваны зарарсызландыра торган климат-контроль системасы белән җиһазландырылган. Ә шәһәр яны поездлары һәм автовокзаллар хезмәткәрләре битлекләр һәм антисептик чаралар белән тәэмин ителгән, - дип ачыклык кертте Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Руслан Гарипов.
Гомумән алганда, Уфа вокзаллары тикшерүне уздылар. Әмма йомшарырга иртәрәк әле. Агымдагы атнадан тикшерүләргә Башкортстан Башлыгының контроль идарәсе һем җәмәгать оешмалары кушылачак.
Исегезгә төшерәбез, вокзалларда, тукталыш пунктларында, автобусларда һәм шәһәр яны поездларында булганда:
  Хәвефсез дистанцияне саклагыз;
  Индивидуаль яклау чаралары – медицина битлекләре кулланыгыз;
* Мөмкин булганча, акчасыз исәп-хисапка өстенлек бирегез.
Битлекләр булмаганда, сез аларны турыдан-туры вокзалларда яки шәһәр яны поездларында сатып ала аласыз.
ҮЗЕГЕЗНЕ ҺӘМ ЯКЫННАРЫГЫЗНЫ САКЛАГЫЗ!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: