-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 октябрь 2021, 15:40

Юллар имин булсын!

Федераль һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юлларын уңышлы файдалану өчен Башкортстанда тиешле чаралар планы расланды һәм оператив штаблар төзелде.

Юллар имин булсын!
Юллар имин булсын!

Бу хакта Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте, аны республика Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.
- Юл-файдалану оешмалары муниципалитетлар белән берлектә гомум файдаланудагы автомобиль юлларында мөмкин булган кар көртләрен һәм һава торышына бәйле башка хәвефле хәлләрне бетерүгә әзерләнә башладылар. Кирәкле юл техникасы сатып алалар, - диде Александр Булушев.
– Республика юл хуҗалыгы идарәсендә тәүлек буе ситуацион үзәк, Федераль «Приуралье» автомобиль юллары идарәсендә һәм «Башкиравтодор» да диспетчерлык хезмәтләре эшли. Гадәттән тыш очракларда транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкбез, бу хакта киңкүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр, мәгълүмати таблолар аша кисәтү булачак. Юл оешмалары эшчеләрне һәм машина йөртүчеләрне ял итү һәм җылыту өчен бүлмәләр, техника өчен җылы тукталышлар, бозлавыкка каршы материалларны саклау өчен базалар әзерли дә инде.
Башкортстан Башлыгы республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәк дәүләт комитеты белән берлектә юл хәрәкәтендә катнашучыларга һава шартларының начараюы турында оператив мәгълүмат бирүне оештырырга кушты.
– Без Уралда яшибез, безнең климат катлаулы, – диде Радий Хәбиров. - Халыкка кар яву, бозлавык һәм башка һава торышы «сюрпризлары» турында алдан хәбәр итегез. Машина йөртүчеләр аларны юлда нәрсә көткәнен алдан ук аңларга тиеш.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: