- Мин сигезенче дистәне куам, тормыш юлдашым белән быел җәй вакцина ясаттык, - дип уртаклашты Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерүче нефтьче-шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллин. - Бу процедурага үз сәламәтлегебезне һәм якыннарыбызныкын саклау өчен бардык. Балаларыбыз, оныкларыбыз да прививкадан читтә калмады. Вакцина ясаткач, авырып ятмадык.
Коронавирус дигән хәвефле инфекцияне кисәтү мөмкинлеге бар икән, нигә аңардан файдаланмаска! Авырудан качып өйдә генә утырып булмый: кибеткә, даруханәгә чыгабыз, туганнар белән бөтенләй аралашмый да яшәп булмый. Җәмәгать урыннарында һаман да медицина битлегеннән башка йөрүчеләрне күреп ачу чыкса, кайбер кешеләрнең, социаль челтәрләрдәге уйдырмаларга ышанып, вакцина ясатмавы күңелне әрнетә. Туберкулез кебек үлемечле чирләрне дә прививкасыз җиңә алмаганнар бит заманында!
Вакцина ясатудан куркырга түгел, ә ковид эләктереп, ИВЛ астында ятудан, вакытсыз якты дөнья белән хушлашудан куркырга кирәк! Прививкага бармый йөрүчеләрне мин заманнан артта калучылар димен. Безнең дусларыбыз арасында андый кешеләр юк, шуңа сөенәм.
Рәсемдә: Фәнис Рәхмәтуллин җәмәгате Эльба һәм гаилә дуслары Тәрҗемә һәм Зөфәр Фәизовлар белән вакцина ясатып чыкканнан соң.
Фото: Рәхмәтуллиннарның гаилә архивыннан.