-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 октябрь 2021, 21:37

Күперләр төзү дәвам итә

Радий Хәбиров киләчәккә планнар белән уртаклашты.

Күперләр төзү дәвам итә
Күперләр төзү дәвам итә

"Өч елга буенда урнашкан Уфа территориясе структурасы транспорт инфраструктурасының даими үсешен таләп итә, ягъни күперләр төзү кирәк. Без дә төзибез, күп төзибез. Республика тарихында беренче тапкыр параллель рәвештә ике эре проект алып барабыз. Уфада Агыйдел елгасы аша күпер-җайланма барлыкка киләчәк. Тиз арада ачарбыз да хәрәкәт итүне дә башларбыз. Шунда ук аркалы күперне ремонтлаячакбыз.
Планлы рәвештә Көнчыгыш чыгу юлын төзеп бетерәбез. Уфаның Көньяк капкасы проектын кредитлауга ирештек. Шул ук вакытта безгә Уфада тагын 3 күпер төзергә кирәк - Кузнецов затонында, Интернациональ урамы башында һәм Дим юнәлешендә. Кыскасы, эшләр күп әле", - дип язган социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: