2021 елның 9 аенда Башкортстан Республикасы буенча “Росреестр” идарәсе юридик берәмлекләрдән, кече һәм урта бизнес вәкилләреннән онлайн-форматта килгән документлар буенча 26 меңнән артык күчемсез милек объектларына хокук теркәгән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 2 тапкыр күбрәк (12,5 мең). Шул ук вакытта теркәү кыска вакыт эчендә – 3 эш көненнән дә артык булмаган вакытта үткәрелгән.
— Агымдагы елның тугыз аенда Башкортстан буенча “Росреестр” идарәсенә күчемсез милеккә хокукларны электрон режимда теркәү буенча 197 820 гариза килгән, шуларның 70 проценты — гражданнар һәм шәхси эшкуарлар, 16 проценты — хакимият һәм урындагы үзидарә органнары (шул исәптән гражданнар һәм эшкуарлар мәнфәгатьләрендә), 14 проценты юридик берәмлекләр, — дип белдерде "Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец.
Росреестрда аңлатуларынча, республика эшкуарлары төзелеп килүче йортларда фатирларны, шулай ук офис бүлмәләрен милек итеп рәсмиләштерәләр.
Бүгенге көндә күчемсез милекне теркәүнең закон белән каралган вакыты, документларны Күпфункцияле үзәк аша тапшырганда, 9 эш көне тәшкил итә. Коммерция карамагындагы күчемсез милекне теркәү өчен документларны бизнес вәкилләре тапшыра һәм алар буенча “Росреестр”ның хокук регистраторларында кисәтүләр юк икән — хезмәт күрсәтү вакыты 5 эш көненнән артмый, ә документларны электрон рәвештә тапшырганда 2-3 эш көне тәшкил итә.
— Башкортстанда бизнес вәкилләре өчен эшкуарлык эшчәнлеге өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын теркәү һәм кадастр исәбенә куюның кыскартылган вакыты бар. Безнең фикеребезчә, бу бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыруга һәм тулаем республикада инвестицион мохитне яхшыртуга ярдәм итә торган иң нәтиҗәле чараларның берсе. Юридик затларга һәм эшкуарларга “Росреестр”га нәкъ менә электрон рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез – бу хокукларны теркәү хезмәте алу вакытын өч тапкыр киметә, — дип ассызыклады Петр Клец.
Фото: rb7.ru