+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 октябрь 2021, 18:25

Волонтерлар янә сафта

Волонтерлар төрле ярдәм күрсәтергә әзер.

Волонтерлар янә сафта
Волонтерлар янә сафта

Башкортстанда "Бердәм Русия" волонтерлары өчен кайнар чор яңадан башланды - республика Башлыгы Указы буенча, коронавируска каршы вакцина ясатмаган өлкән яшьтәге гражданнар үзизоляциягә китте, димәк, кешеләргә яңадан ирекле ярдәм кирәк. «Безнең кайгырту» волонтерлык үзәгендә һәркем үзенә туры килә торган эш табачак. Телефоннан аралашучылар колл-үзәктә эшли, мөрәҗәгать итүчеләрнең шалтыратуларына җавап бирә, заявкалар кабул итә һәм консультатив ярдәм күрсәтә. Автомобильләре булган волонтерлар диспетчердан заявкалар кабул итә һәм адрес буенча бара.

"Эш юнәлешләре бездә берничә. Безгә өлкән яшьтәге гражданнар кирәкле продуктлар һәм дарулар сатып алуны сорап мөрәҗәгать итә. Мондый очракта волонтер кибеткә бара һәм исемлек буенча кирәкле барысын да сатып ала. Мөрәҗәгать итүче белән исәпләшү сатып алынган әйберләрне тапшырганда төгәл чек буенча бара. Шулай ук безнең автоволонтерлар картлардан аларны коронавирустан вакцина ясау өчен поликлиникага алып баруга заявка алалар", - диде "Бердәм Русия" төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Уфа шәһәр советы депутаты Александр Мельников.
Коллектив-үзәк операторы Раил Әдиятуллин әйтүенчә, шалтыратулар саны соңгы вакытта шактый арткан.
"Ковтдка каршы чаралар катгыйлану сәбәпле, мөрәҗәгатьләр ким дигәндә ике тапкыр арткан. Беренче сәгать эчендә генә дә 30га якын шалтырату килде, бер көн эчендә 200дән артык булыр дип уйлыйм. Нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр шалтырата. Алар азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча гына мөрәҗәгать итми, җәмәгать урыннарына бару кагыйдәләрен аныклыйлар, прививка ясарга мөмкин булган адресларны сорыйлар. Без аңлату эшләре алып барабыз. Еш кына мондый мөрәҗәгать итүчеләр өчен психолог булырга туры килә: өлкән яшьтәге кешеләр бик борчылучан була, яңалыклардан куркалар, хәтта елыйлар. Барысын да тынычландырырга һәм проблеманы хәл итәргә тырышабыз", - дип аңлата Раил Әдиятуллин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: