+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 октябрь 2021, 22:35

Башкаланы матур үзгәрешләр көтә

Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча киңәшмә узды.

Башкаланы матур үзгәрешләр көтә
Башкаланы матур үзгәрешләр көтә
14 октябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елда Уфага нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Төзекләндерү, транспорт инфраструктурасы объектлары исемлеге, биналарның фасадларын ремонтлау һәм архитектур яктырту объектлары турында фикер алыштылар.

Башта киңәшмәдә катнашучылар Уфа паркларын һәм скверларын модернизацияләү планын карады.

– Киләсе елда без Совет мәйданын реконструкцияләүне тәмамлыйбыз, — дип хәбәр итте Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков. — Моннан тыш, Черниковкада Нефтехимиклар паркын төзекләндерү, Инорста һәм Дан бульварында төзелеш-монтаж эшләре башланачак.
Төбәк Башлыгының иҗтимагый киңлекне һәм шәһәр мохитен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Ольга Сарапулова Уфаның тарихи үзәге һәм Глумилино бистәсе ничек үзгәрәчәге турында сөйләде.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Мөслимов шәһәрдәге юлларны һәм ясалма корылмаларны төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау планнары турында сөйләде.

Башкортстан Башлыгы Уфа шәһәре хакимиятенә һәр объект буенча юл картасын әзерләргә һәм төзелеш-монтаж эшләре срокларын төгәл үтәргә кушты.

 
Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: