+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 октябрь 2021, 22:35

"Безнең бренд" өчен тавыш бирегез!

Башкортстанда "Безнең бренд. Халык тануы” беренче төбәк азык-төлек конкурсы старт алды.

"Безнең бренд" өчен тавыш бирегез!
"Безнең бренд" өчен тавыш бирегез!

Бүген, 14 октябрьдә, республикада "Безнең бренд. Халык тануы” беренче төбәк конкурсы башланды.
Ул Уфада 25-27 ноябрьдә алтынчы тапкыр узачак “Безнең бренд” азык-төлек фестивале кысаларында үткәрелә. Чараны Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкортстан күргәзмә компаниясе оештыра.

Беренче тапкыр теләгән һәр кеше Башкортстанның теге яки бу районы яки шәһәренең “фирменный" азык-төлеге өчен тавыш бирә ала. Моны “Безнең бренд" сайтында эшләргә була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үз муниципаль берәмлегеңнән иң яхшы продукт буларак номинациягә эләгү – эшкуарлар өчен мактаулы һәм дәрәҗәле. Алга таба мавыктыру форматы территориаль брендларны тагын да таныта.
— Төбәк продуктлары конкурсы — безнең республика азык-төлек брендларын алга этәрү өчен бик яхшы башлангыч, — дип саный авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов. — Беренчедән, чара брендларның географиясен белергә мөмкинлек бирәчәк. Әлбәттә, фермерлар һәм предприятиеләр өчен конкурс үзе турында белдерү, үз продукцияләренә игътибар җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк. Ниһаять, Башкортстан халкы үз тавышлары белән теге яки бу продуктның сыйфаты һәм бәясе турында мәгълүматны җиткерә ала.
Бу азык-төлек патриотизмы күзлегеннән дә мөһим. Республикада җитештерелгән продуктларны белү бик шәп бит. Башкортстан брендының бал һәм кымыз гына түгел, йөзләгән яхшы, югары сыйфатлы, экологик, тәмле ризыклар булуын да аңларга кирәк.
Конкурста катнашырга вакыт бар әле. Сайтта мәгълүмат урнаштыру мәсьәләсе буенча эшкуарлар үз районы һәм шәһәре бизнес-шерифына мөрәҗәгать итә ала.
“Безнең бренд” сайтында тавыш бирү агымдагы елның 22 ноябренә кадәр барачак. “Безнең бренд. Халык тануы” конкурсы җиңүчеләре 25 ноябрьдә “Безнең бренд” азык-төлек фестивален ачу тантанасында игълан ителәчәк.



Фото: agriculture.bashkortostan.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: