-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 октябрь 2021, 14:19

Халык исәбен алуга әзербез!

Иртәгә ул старт алачак.

Халык исәбен алуга әзербез!
Халык исәбен алуга әзербез!

Иртәгә Халык исәбен алуга старт биреләчәк. Әлеге мөһим вакыйга пандемиягә бәйле берничә тапкыр күчерелде. Хәзер инде барлык хәвефсезлек кагыйдәләрен исәпкә алып, аны үткәрергә мөмкинлек бар.
Бүген "Башинформ" агентлыгында әлеге вакыйгага бәйле матбугат конференциясе узды. Анда халык исәбен алуга әзерлек, республикада яшәүчеләрне борчыган сорауларга җаваплар яңгырады.
Чарада Статистика буенча федераль идарәнең Башкортстан буенча территориаль органы җитәкчесе Әкрам Ганиев, Башкортстанда мәгарифне үстерү институты ректоры, икътисад фәннәре докторы Азат Янгиров, Башкортстанстатның халык статистикасы һәм сәламәтлек саклау бүлеге начальнигы Ирина Үтәшева сорауларга җавап бирделәр.

- Халык исәбен алу иртәгә старт алса да 1 октябрьнең 00:00 сәгатенә булган мәгълүматлар җыелачак.
Беренче өч көнендә исәп алучылар укуларда булачак. Алар сорауларга җавап алу, халык белән эшләү һәм башкаларга бәйле булачак.
Оештыру эшләре тулысынча тәмамланды. Килеп туган мәсьәләләр урында ук хәл ителер. Безгә инде исәп алучыларны бу эшкә өйрәтергә, халыкта позитив кәеф калдырырга кирәк булачак. Халык исәбен алу - һәр яшәү урыны, авыл, шәһәр, төбәк, илнең нинди булуы турында тулы картина бирәчәк, - диде Әкрам Ганиев.

- Халык исәбен алу безгә киләчәкне күзаллау өчен кирәк. Шул ук мәктәпләр, юллар төзү, бизнесны үстерү һәм башкаларны атарга мөмкин. Бүген киң танылу алган "Ана капиталы" да халык исәбен алганнан соң барлыкка килгән башлангыч. Гомумән, без киләчәктә нәрсәгә генә алынсак та, ул кемнәргә кирәк, аны куллану мөмкинлеген күз алдына китерергә тиеш. Ә моның өчен халык турында төгәл мәгълүмат кирәк, - диде Азат Янгиров.
Сораулар узган халык исәбен алудан бик аерылмый. Шул ук милләт, гаилә хәле, хуҗалык, белеме, эш урынына кагылышлы булачак ул сораулар.
Әлеге халык санын алу санлаштырылган. Шуның белән башкалардан аерыла ул. Әлеге чарада катнашу өчен өч төрле юнәлеш бар.
1. "Дәүләт хезмәтләре" порталында "Халык исәбен алуда катнашу" аша.
2. Халык исәбен алучының өйгә килүен көтәргә мөмкин.
3. Күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итү юлы белән.

Чарада билгеләнүенчә, ниндидер мәгълүматны раслау өчен документлар кирәкми. Сорауларга җавап гражданнарның әйтүенә нигезләнеп кенә языла. Халык исәбен алучыларның 85 проценты коронавируска каршы вакцина алган.

Исәп алучы белән аралашу аерым кеше теләгәнчә булачак. Әгәр дә аны өйгә чакырсаң, керергә мөмкиннәр. Шул ук вакытта ихатада, подъезд баскычында да аралашырга мөмкин. Гаиләнең бер генә әгъзасы да биредә яшәүчеләр турында мәгълүмат бирә ала.
Югарыда хәбәр ителгәнчә, мәгълүмат 2021 елның 1 октябренә алыначак. Әгәр дә бала 1 октябрьдән соң туган икән, ул бу кампаниядә катнаша алмый. Шул ук вафат булучыларга да кагыла. Кемдер 1 октябрьдән соң үлгән икән, ул "катнашачак".
Халыкның милләтен билгеләү һәрвакыт җәмәгатьчелек игътибарында.
Әкрам Ганиев әйтүенчә, кешенең милләте аның сүзләреннән языла. Шул ук вакытта, кайберләр милләтен башкача атый. Мәсәлән, мордва милләте бар. Кемдер аны "молдовянка" һәм башка төрле атый. Халык исәбен алу тәмамлангач, алар бер төркемгә җыела һәм "мордва" булып саналачак. Исәп алучыга хәтта хата белән әйтелсә дә, ул шулай язарга тиеш.

Вахта ысулы белән эшләүчеләр ничек катнаша ала соң? "Госуслуги" порталы аша катнаша ала.
Халык исәбен алу белән 7431 кеше шөгыльләнәчәк. Шул ук вакытта 1235 контролер, 641 волонтер әлегә чараны үткәрүдә ярдәм күрсәтәчәк.

Яшәү урыны булмаучылар да әлеге чарада катнашачак. Моның өчен сукбайлар белән очрашулар үтәчәк. Шул ук вакытта җинаятьчеләрнең исәбен алу төрмәләрдә үтәчәген билгеләде чарада катнашучылар.

Халык исәбен алу турында кайбер белгечләр дә үз фикерләрен әйтте.

- Русия - социаль дәүләт. Бу үзенчәлек ил Конституцисе белән дә беркетелгән. Әгәр дә ил турында төгәл мәгълүмат булмаса, ул чыннан да социаль була аламы соң? Ягъни ярлылар һәм байлар, яшь аермасы, балалар һәм өлкән яшьтәгеләр турында да дөреслекне белергә тиеш. Халык исәбен алу соңгы 11 елда илнең ничек үзгәрүен күз алодында тотарга ярдәм итә. Кайда без үсешкәнбез, ә кайсы тармакларга ярдәм кирәклеген ачыклаячакбыз. Халык исәбен алуда катнашып без дәүләткә идарә итүдә ярдәм итәбез һәм халыкның хәвефсезлеген булдыруга өлеш кертәбез, - диде М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты доценты, правовед Евгений Булычев.

- Халык исәбен алу киләчәгебезгә керү өчен кирәк. Анда алынган мәгъдүмат социаль, милли, мәдәни мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итәчәк. Ә бу күпмилләтле Русия һәм Башкортстан өчен мөһим. Бу безнең халык турында дөрес мәгълүмат. Ул кемнедер тикшерү өчен башкарылмый. Ул безнең үсешне, булган мөмкинлекләрне куллануда этәргеч булачак, - диде политолог, философия фәннәре кандидаты Сергей Семенов.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: