+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 октябрь 2021, 16:30

Мәҗбүри чаралар законлымы?

Русия Федерациясе Конституциясенең 55 статьясының 3 өлешенә ярашлы, кешенең һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре федераль закон тарафыннан башка затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, ил оборонасын һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү максатларында чикләнергә мөмкин.

Мәҗбүри чаралар законлымы?
Мәҗбүри чаралар законлымы?

«Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» (21.12.1994 ел, № 68-ФЗ) Федераль закон (4.1 ст., 11 ст.) нигезендә Русия субъектларының дәүләт хакимияте органнарына югары әзерлек режимын керткәндә гражданнар һәм оешмалар тарафыннан мәҗбүри үтәлергә тиешле тәртип кагыйдәләрен билгеләргә вәкаләтләр бирелә. «Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә Русия Федерациясе субъектларында халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча чаралар гамәлен озайту тәртибен билгеләү турында" Русия Президенты Указы (11.05.2020 ел, № 316) нигезендә, ил субъектларының иң югары вазыйфадагы затлары, санитар-эпидемиологик хәлдән һәм яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу үзенчәлекләреннән чыгып, Русия Федерациясе субъектында мондый вәкаләтләргә ия:
- кирәк булган очракта Русия Федерациясе субъекты чикләрендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән чикләү чаралары озайтылырга мөмкин булган территорияләрне билгеләү;
- оештыру-хокук формасына һәм милек рәвешенә бәйсез рәвештә, аерым оешмаларның эшчәнлеген туктатып тору. Бу “Роспотребнадзор” һәм баш санитар табиблар рекомендацияләрен искә алып эшләнә.
- тиешле территориядә транспорт чараларын, төбәкара пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы транспорт чараларыннан тыш, транспорт чараларын йөртүнең аерым тәртибен билгеләү.
«Русия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомум принциплары турында» 1999 елның 6 октябрендәге 184нче Федераль законның 22 статьясы нигезендә һәм Русия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар, Русия Федерациясе Президенты норматив актлары, Русия Федерациясе Хөкүмәте карарлары, Русия Федерациясе субъекты законнары нигезендә һәм үтәү йөзеннән Русия Федерациясе субъектының югары вазыйфадагы заты указлар (карарлар) һәм күрсәтмәләр чыгара.
Бу нормалар нигезендә Башкортстан Башлыгы «Югары әзерлек» режимы чорында гражданнарга һәм оешмаларга үтәү өчен мәҗбүри кагыйдәләр, шул исәптән 304нче Указдагы кебек кагыйдәләрне кертергә хокуклы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: