+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 октябрь 2021, 22:45

Һәр мәсьәлә чишелеш таба

Радий Хәбиров Кеше хокуклары буенча советның йомгаклау утырышын уздырды.

Һәр мәсьәлә чишелеш таба
Һәр мәсьәлә чишелеш таба
Бүген, 14 октябрьдә, Уфада республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча советның гамәлдәге составының йомгаклау утырышын үткәрде.
Катнашучылар төбәктә коронавирус таралу куркынычы арту белән бәйле хәлне, вакциналанмаган кешеләр өчен чикләү чаралары кертү һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Утырышны ачып, Радий Хәбиров советның гамәлдәге составы әгъзаларына нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

– Һәрберегезгә рәхмәт әйтәсем килә. Совет формалаштырыла башлагач кына, дөресен әйтәм, мин аның чыннан да җитди хокук саклау оешмасы булачагын көтмәгән идем. Бу вакыт эчендә ул төрле фикерләргә чишелеш таба торган чын-чынлап эшләүче мәйданчыкка әверелде. Шул ук вакытта, төрле аңлашылмаучанлыкларга карамастан, барысы да бер-берсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә. Һәм бу совет составына кергән кешеләрнең эш нәтиҗәсе, — диде Башкортстан Башлыгы. — Мин сезнең белән һәрчак кызыксынып килдем. Сез барыгыз да республика тормышында актив катнаштыгыз. Совет әгъзалары катнашмаган бер генә кайтаваз булган тема да, иҗтимагый-сәяси хәл дә, социаль проблема да булмады. Сез үз карашыгызны әйттегез һәм безгә дөрес карар табарга ярдәм иттегез. Безнең фикер алышулар нәтиҗәләре буларак төрле мәсьәләләр буенча 59 йөкләмә бирдем. Алар барысы да диярлек үтәлгән.

Төбәкнең Кеше хокуклары буенча совет рәисе Владимир Барабаш хәзерге составның эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай итеп, совет әгъзалары ятим балаларны торак белән тәэмин итү, экология, ташламалар бирү, эшкуарлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча республика шәһәрләренә һәм районнарына 80 тапкыр чыккан.
Халыкка көн саен ярдәм итү өчен Совет әгъзалары Хокук саклау үзәге булдырган, анда 1 меңнән артык кеше квалификацияле хокукый ярдәм алган.
Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы, югары категорияле табиб-неонатолог Фәйрүзә Латыйпова билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе белән бәйле медицина хезмәткәрләренә бик зур йөкләнеш төшә. Күп кенә яшь белгечләр кайчагында һөнәрләренә түзми һәм китә, бу кадрлар дефицитына китерә. Шуның белән бәйле рәвештә Фәйрүзә Латыйпова медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр әйтте – өстәмә түләүләрдән алып ипотека буенча процент ставкасын киметүгә кадәр.

Фәйрүзә Латыйпова кайвакыт берничә участокка хезмәт күрсәтүче участок табибларының эш шартларына аерым тукталды. Шул ук вакытта алар еш кына пациентлар янына җәяү яки җәмәгать транспортында йөри. Моның белән бәйле рәвештә Фәйрүзә Латыйпова алар өчен автобусларда бушлай йөрүне кертергә, шулай ук предприятиеләр исәбенә өстәмә автомобильләр бүлеп бирергә тәкъдим итте. Радий Хәбиров бу мәсьәләне карарга кушты, 2021 елда гына да авыл җирендә эшләүче белгечләр өчен 56 автомашина тапшырылуын билгеләп үтте.
Утырыш ахырында республика Башлыгы Радий Хәбиров Кеше хокуклары буенча советның иң актив әгъзаларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: