+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 октябрь 2021, 15:37

Тәэмин итүчеләр саны арткан

Үсеш 19 процент тәшкил итә.

Тәэмин итүчеләр саны арткан
Тәэмин итүчеләр саны арткан

Башкортстанның көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты 2021 елның II һәм III кварталында «Кече күләмдәге сәүдә агрегаторы» (АТМО) мәгълүмат системасында кече сатып алулар динамикасына анализ ясады.

- Дәүләт комитеты сатып алу процессында катнашучыларга методологик ярдәм күрсәтүгә, шулай ук АТМОны оптимальләштерүгә һәм камилләштерүгә аерым игътибар бирә. Мониторинг нәтиҗәләре буенча алынган мәгълүматлар заказчылар һәм тәэмин итүчеләрнең җәлеп итү динамикасын, төзелгән контрактларның гомум санын күзәтергә мөмкинлек бирде, - дип билгеләде дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.

2021 елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча мәгълүмат системасында теркәлгән тәэмин итүчеләр саны - 19 процентка (977 катнашучы), заказчылар 5 процентка (180 оешма) арткан. Динамика шулай ук АТМОда төзелгән контрактлар санында да күзәтелә (20 процент). Контрактның башлангыч (максималь) бәясеннән экономия агымдагы елның II кварталы белән чагыштырганда 4,5 процентка (16,5 миллион сумнан артык) арткан.

Фото: megaprint.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: