Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Башкортстан Башлыгының контроль идарәсе, Уфа шәһәре хакимиятенең транспорт һәм элемтә идарәсе, “Роспотребнадзор”ның һәм “Ространснадзор”ның Башкортстан буенча идарәләре, республиканың ЮХХДИ хезмәткәрләре дистәләрчә автобусны һәм маршрут таксиларын тикшерде.
Мондый даими рейдларның төп максаты - коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү һәм машина йөртүчеләрнең, кондукторларның, пассажирларның иминлеген тәэмин итү. Игътибар аңлату эшенә юнәлтелгән, ә таләпләрне бозучыларга карата административ йогынты чаралары күрелә.
Исегезгә төшерәбез, югары әзерлек режимы шартларында гражданнарга кагыйдәләрне үтәмәгән өчен беренче кагыйдә бозган очракта 1дән 3 мең сумга кадәр һәм кабатланган өчен 15тән 30 мең сумга кадәр штраф каралган.
Тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, хәзер шәһәр халкының һәм башкала кунакларының күпчелеге санитар чараларны үти, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән, транспортта кисәтүче мәгълүмат урнаштырылган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган кагыйдә бозулар турында 152 административ беркетмә төзелде.