+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 октябрь 2021, 20:30

Яңа вазыйфага тәгаенләнде

Республика Башлыгы Радий Хабиров указы белән Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе итеп Яна Гайдук тәгаенләнде.

Яңа вазыйфага тәгаенләнде
Яңа вазыйфага тәгаенләнде
Гайдук Яна Александровна 1982 елның 13 гыйнварында Уфада туган. Уфа дәүләт сервис институтын, Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университеты магистратурасын, Русия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе аспирантурасын тәмамлаган. Сәяси фәннәр кандидаты.

Хезмәт эшчәнлеген 2004 елда Башкортстанның Икътисади үсеш һәм сәнәгать министрлыгында әйдәүче белгеч булып башлый. 2007-08 елларда – Башкортстан Сәнәгать, инвестиция һәм инновация сәясәте министрлыгында баш белгеч, әйдәүче киңәшче. 2008-10 елларда – Башкортстан Президенты Хакимиятең Эчке сәясәт идарәсендә әйдәүче консультант, баш консультант. 2010-16 елларда – Башкортстан Президенты Секретариатының баш белгече, Башкортстан Башлыгының Иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсендә баш белгеч, киңәшче, 2016-18 елларда – Geo-Home LTD компаниясендә сату бүлеге начальнигы, 2018-19 елларда – Башкортстан Башлыгының Иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе киңәшчесе. 2019-21 елларда шьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары вазыйфасын башкарды. 2021 елның июненнән Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: