+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 октябрь 2021, 18:50

Фаҗигаләрне киметү максатында

15 октябрьдә республика Хөкүмәтендә Премьер-министр урынбасары Рәиф Абдрәхимов җитәкчелегендә эшлекле киңәшмә булды.

Киңәшмәдә Идел буе федераль округының транспорт прокуроры Дмитрий Конош, республика прокурорының беренче урынбасары Александр Грязников, Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары Дмитрий Новиков, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев катнаштылар.

Рәиф Абдрәхимов билгеләп үткәнчә, республиканың тимер юл кичүләрендә һәлакәтләр арту сәбәпле, фаҗигаләрне булдырмаска, хәрәкәтне һәм кешеләр гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк уртак нәтиҗәле карарлар эшләргә кирәк. Бәхетсезлек очракларының күбесендә автомобиль транспортын йөртүчеләрнең хәрәкәт кагыйдәләрен үтәмәве сәбәп булган.

- Ел әле тәмамланмаган, ә бездә 14 кеше зыян күргән, шуларның бишесе һәлак булган. Чагыштыру өчен, узган елның шул ук чорында бер юл-транспорт һәлакәте булган, бер кеше зыян күргән. Барлык юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе-автотранспорт чараларын йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу, - дип ассызыклады вице-премьер.

Ул хәбәр иткәнчә, республикада инфраструктураны яхшырту, тимер юллар аша автомобиль юл үткәргечләрен төзү һәм ремонтлау буенча эш дәвам итә. Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары Дмитрий Новиков белдерүенчә, төбәк чикләрендә 162 тимер юл аркылы чыгу урыны урнашкан, 141е автоматик күчеш сигнализациясе белән җиһазландырылган, 35 тимер юл аркылы чыгу урыны көйләнми. 53 тимер юл аркылы чыгу урыны буенча автобус хәрәкәте гамәлгә ашырыла.

Ул юл-транспорт һәлакәтләре күп булган районнарда юл кичүләре санын киметү зарурлыгын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, бу калган юл аркылы чыгу урыннарына нәтиҗәле хезмәт күрсәтергә һәм аларны җиһазландырырга, шулай ук поездлар тизлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Рәиф Абдрәхимов Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына муниципалитетлар башлыклары белән юл кичүләре санын киметү мәсьәләсен җентекләп эшләп бетерергә кушты. Моннан тыш, киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, республикада ел саен фотовидеотеркәү камералары саны арта, бу шулай ук тимер юл кичүләрендә автомобильләр катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә ярдәм итәчәк.

Куркыныч участокларда баннерлар кую тагын бер нәтиҗәле профилактик чара булырга мөмкин. Мондый чара, катнашучылар фикеренчә, нәтиҗәле булып тора һәм республиканың автомобиль трассаларында үз нәтиҗәлелеген күрсәтте инде.

Фото: правительстворб.ру

Фаҗигаләрне киметү максатында
Фаҗигаләрне киметү максатында
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: