+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 октябрь 2021, 10:20

Ишембайда сәүдә үзәгендә чираттагы рейд узды

«Роспотребнадзор», полиция, административ комиссия хезмәткәрләре кергән комиссия әгъзалары Ишембайның «Палуба» сәүдә үзәгендә республика Башлыгы указының яңа таләпләрен үтәү буенча чираттагы рейд оештырды.  

Ишембайда сәүдә үзәгендә чираттагы рейд узды
Ишембайда сәүдә үзәгендә чираттагы рейд узды

Әлеге документ нигезендә, сәүдә үзәкләренә, мәдәният учреждениеләренә килүчеләр, җәмәгать транспорты пассажирлары керү вакытында вакциналау турында гамәлдәге сертификат, 6 ай эчендә короновирус белән авыру турында белешмә яки ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсенең электрон яки бастырып чыгарылган вариантын күрсәтергә тиешләр (өч тәүлек эчендә яраклы).
Комиссия әгъзалары тикшергән Ишембай сәүдә үзәгендә саклык чараларын үтәү турында бер генә таләп тә үтәлмәде. Керү контроле булмаган — вакциналау турында белешмә тикшерелмәгән, термометрия үткәрелмәгән. Килүчеләр битлексез сәүдә үзәгенә керә.
Бина хуҗасына һәм эшкуарларга протоколлар төзелгән, алар судка җибәреләчәк. Суд карары буенча сәүдә үзәге эшчәнлеге туктатылырга, хезмәткәрләргә штраф салынырга мөмкин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: