-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 октябрь 2021, 10:20

Таләпләрне үтәмәүче сәүдә үзәкләре ябыла

Республикада Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәмәүче сәүдә үзәкләрен яба башладылар.  

Таләпләрне үтәмәүче сәүдә үзәкләре ябыла
Таләпләрне үтәмәүче сәүдә үзәкләре ябыла

Хокук бозучыларның берсе Ишембайда булып чыкты. Инспекторлар бирегә беренче тапкыр гына килми, әмма хуҗалары бу күрсәтмәләргә берничек тә җавап бирми. Моннан тыш, җаваплы кешеләрне бинада табып булмый. Рейд барышында махсус комиссия ачыклаганча, үзәккә, вакциналау турында сертификат булмауга карамастан, теләгән һәркем эләгә ала.
Хокук бозу очракларын теркәү өчен тикшерүчеләргә сәүдә үзәгенә керү дә җитә иде. Керү юлында термометрия дә, кулларны эшкәртү дә юк. Вакциналау сертификатын тикшерү турында сүз дә юк, моның өчен кеше тәгаенләнмәгән. Барлык персонал, сатучылар, һәркем үз кибетендә. Алар да таләпләргә формаль караган, күрәсең.
“Белизна” бактериягә каршы чара гына булып тора, шул ук вакытта биналарны COVID-19дан дезинфекцияләү өчен вируска каршы чара кирәк. Тик бу хакта кибет хуҗалары да, җыештыручылар да белми. Инспекторлар сәүдә үзәгенең берничә ноктасын карап чыктылар һәм бөтен җирдә хәл шундый.
Бу хакта тулырак: https://bash.news/news/162489-v-bashkirii-nachali-zakryvat-tts-ne-soblyudayushchie-trebovaniya-rospotrebnadzora
Фото: https://bash.news/news/162489-v-bashkirii-nachali-zakryvat-tts-ne-soblyudayushchie-trebovaniya-rospotrebnadzora

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: